Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 март 2020, 16:30

Ни өчен аптекаларда маскалар юк?

Кая булган медицина маскалары?

Соңгы көннәрдә даруханәләрдә маска табарлык түгел. Социаль челтәрләрдә дә халык маскалар булмауга зарлана.
Бүген Башкортстан хөкүмәтендә коронавирус инфекциясен кисәтү мәсьәләләре буенча брифингта әлеге сорау күтәрелде.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аңа аңлатма бирде. “Мондый хәл Башкортстан территориясендә генә түгел, ә бөтен Русия Федерациясендә килеп туды, чөнки без медицина маскалары ише яклау чараларына күпләп ихтыяҗга әзер түгел булып чыктык, – дип сүз башлады ул. – Чөнки әлеге продукция белән тәэмин итүчеләр ел башында чит ил базарларына юнәлеш алган иде. Хәзер Русия хөкүмәте чикләү чараларын кертте, шул исәптән медицина маскаларын экспортка чыгару да чикләнә. Бүген маскалар җитештерү арттырыла. Без дәүләт даруханәләрендә маскалар булсын өчен җитештерүчеләр белән килешүләр төзү турында сөйләшәбез. Шушы көннәрдә бер партия килергә тиеш. Шулай ук маскаларның хакы сизелерлек кыйммәтләнүне булдырмау өстендә эшлибез”.
Максим Забелин әйтүенчә, төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы йорт шартларында медицина марлясыннан маска ясарга өйрәтүче видеодәресләр әзерләгән.
Маскаларга интернет аша да заказ биреп була. Әмма алыпсатарлар хакны югары куя. Бер маска 30 сумнан артык тора.
“Медицина маскалары ирекле сатуда барлыкка килсен өчен бар көч кулланыла, – ди Забелин. – Медицина учреждениеләрендә медперсонал өчен ул тулы күләмдә бар”.
Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясе сораулары буенча тәүлек әйләнәсенә эшләүче “кайнар линия” телефоны – 8(347) 286-58-27.
Читайте нас: