Мәгълүм булуынча, быел гыйнварда ил Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка юллама белән мөрәҗәгать иткәндә Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында сүз кузгатты.
Төп законны үзгәртү ихтыяҗы юк-юклыкка, дип сүз башлады ул. “1993 елгы Конституциянең куәте әле бетмәгән дип уйлыйм”, – диде дәүләт башлыгы. Шулай да, бүгенге хәлләрне исәпкә алып, илнең Төп законына төзәтмәләр кертү турында уйларга була дигән фикерен җиткерде.
Шул рәвешле, Конституциягә төзәтмәләр әзерләү буенча 75 кешедән торган эшче төркем булдырылды. Ил буенча фикер алышу бик кызу барды һәм бүген дә тыңганы юк. Илнең төп законына кертү өчен әзерләнгән төзәтмәләргә карата БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина да үз фикере белән уртаклашты.
“Властьта Владимир Путин булганда иҗтимагый оешмалар гражданлык җәмгыятенең барлык процессларында да төп һәм тулы катнашучылар була алдылар. Мондый оешмалар социаль һәм гуманитар юнәлештәге төрле проектларны гамәлгә ашыру, күп балалы гаиләләрне, аналык һәм аталык институтларын саклау һәм хуплау, үсеп килүче буында туган илгә мәхәббәт һәм патриотлык хисләре тәрбияләү аша дәүләтнең үсешенә ярдәм итә, – ди җәмәгать эшлеклесе. – Конституциягә тәкъдим ителүче төзәтмәләрдә безнең өчен иң мөһиме – гражданлык җәмгыяте институтларына, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү, шулай ук безнең күп милләтле илнең мәдәниятен һәм телләрен саклау”.