Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
11 март 2020, 11:50

Нигә шундый тәртипсез соң без?

Калинин районында тагы ике “акыллы” тукталышны җимереп ташлаганнар.

8 март бәйрәмнәре вакытында Калинин районында билгесез кешеләр берьюлы ике “акыллы” тукталышны җимергән.
Мэрия мәгълүматлары буенча, хулиганнар Максимовкадагы Сосновская урамындагы тукталышның пыялаларын ватканнар. Ә Черниковка бистәсенең Первомайская урамындагы тукталышның кырыендагы стенасын җимереп ташлаганнар. Мөгаен, бу тукталышка машина барып менү нәтиҗәсендә килеп чыккандыр. Әле Первомайская урамындагы тукталышны сүткәннәр.
Калинин районында барлыгы 36 “акыллы” тукталыш исәпләнә.
Шәһәр милеген бозган өчен 40 мең сумга кадәр күләмдә штраф салынырга, шулай ук 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр дә билгеләнергә, яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелергә мөмкин. Куллары кычыган хулиганнарны 3 айга кадәр тоткарлау да каралган.
Аптырарсың инде... Нишләп соң кешеләр бездә шулкадәр начар, тәрбиясез? Ул тукталышлар кемгә зыян иткән? Каян килә ул “җимергеч” менталитет безнең халыкта?
Аяк белән тибеп, таш я булмаса шешәләр бәреп, өстенә сикереп җимерәләр бит.
Күңелем белән мондый гамәлләрне беркайчан аңламадым һәм кабул итмәдем.
Читайте нас: