Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
10 март 2020, 15:35

Көндезге йокы файдалымы, юкмы?

Эш урынында черем итәргә ярыймы?

Төшке аштан соң, гадәттә, йокы баса. Эх, ятып, 5-10 минут черем итеп алсаң икән дип уйлап куядыр эштәгеләрнең күбесе.
Безнең илдә эш урынында йоклау гадәте юк. Хәтта үзе дә сизмәстән йоклап киткән кешене күрсәләр, аның турында ялкау, йокы чүлмәге, калганнарны хөрмәт итми, дияргә мөмкиннәр. Аеруча чын совет тәрбиясе алган, таңнан кичкә кадәр аяк өсте йөреп, йокы өчен төн бар дип күнегеп үскән өлкән буын көндезге йокыны кабул итми.
Тарихка күз салсак, революциягә кадәр безнең илдә төштән соң черем итү тәҗрибәсе булган. Ләкин совет заманында көндезге йокы буржуаз гадәте дип исәпләнде. Шулай да соңгы елларда бу фикергә караш үзгәрә бара. Күпсанлы тикшерүләр дә шуны исбатлый: үтереп йокы килгәндә бераз черем итеп алу организм өчен үтә дә файдалы икән. Чөнки йокысы туйган кешенең эшләү сәләте арта, ул дәртләнеп эшкә тотына, аны сыйфатлы һәм нәтиҗәле башкара, ди белгечләр. Әлеге фикерне хуплаган кайсыбер илләрдә йокы өчен эш урыннарында шартлар булдыра хәтта.
Кайда йоклыйлар?
Бу уңайдан беренче урында Япония торадыр, мөгаен. Анда көндез эш урынында черем итү – гадәти күренеш, алай гына да түгел, компанияләрдә һәрберсендә диярлек ял итү өчен махсус бүлмәләр бар. Биредә җәмәгать транспортында, өстәл артында һәм хәтта эшлекле очрашулар вакытында да йоклаучыларны очратырга мөмкин. Һәм бу хезмәт сөючәнлек билгесе дип кабул ителә. Гомумән, японнар дөньяда иң нык хезмәт сөючән халык буларак билгеле. Ә отпуск алу бу илдә – сирәк очрый торган хәл. Японнар еш кына ялларда да һәм эш сәгатеннән тыш та хезмәт итә.
Кытайның фабрика һәм офисларында да ял итү өчен аерым урыннар каралган. Монда эш көне озын булу сәбәпле, җитәкчеләр хезмәткәрләренә эш вакытында ял итәргә киңәш бирә. Кайсыбер эре офисларда хәтта аерым йокы һәм кер юу бүлмәләре булдырылган. Персоналлары тәүлек әйләнәсенә диярлек эшләргә омтылсыннар өчен кытай җитәкчеләре әнә шундый шартлар тудырырга да риза.
Әйткәндәй, төшке аштан соң була торган кыска вакытлы йокы сиеста дип атала. Ул күп халыклар мәдәниятенең тарихи аерылгысыз өлеше. Мәсәлән, Испаниядә һәм Латин Америкасының кайсыбер урыннарында сиеста дөньядагы көндезге йокының иң билгеле традициясе булып тора. Әмма бу практика бүген юкка чыгарга мөмкин. Чөнки 2016 елда эшкуарлык турында яңа законнар кабул ителде. Ул хезмәткәрләрнең эшкә соңлау мөмкинлеген чикли һәм көннең икенче яртысында ял итү өчен каралган вакытны кыскарта.
Испаниядә сиеста булса, Италиядә рипосо дип аталган көндезге озайлы йокы бар. Гадәттә ул төшке аштан соң була һәм 2-4 сәгать дәвам итә. Бу хәл туристлар өчен уңай түгел. Чөнки истәлекле урыннар рипосо вакытында ябыла. Әмма тормыш ритмы арткан саен бу илдә дә хезмәткәрләрнең көндезге йокысы кыскара.
АКШта да эш вакытында йокларга мөмкин. Гарчә мондый хәл әлегә гадәткә кермәсә дә, илнең эре эш бирүчеләре хезмәткәрләренә эштә йокларга рөхсәт итә. Бигрәк тә технология буенча белгечләр һәм программистлар эшләгән офисларда хезмәткәрләр өчен махсус йокы урыннары булдырылган.
Русиядә әлегә сиеста – экзотика. Шулай да кайсыбер җитәкчеләр бу алымны сынап караганнар.
Мәсәлән, “Courseburg” өстәмә белем курслары сайлау буенча сервис җитәкчесе Александр Альхов офиста ял итү һәм китап уку урыны булдыра. Әмма арыган хезмәткәрләр китап тотып йокыга китә башлагач, ул аларны тиргәү урынына берничә диван китертә. “Күзәтүләр ясадым һәм шуны әйтәм алам: эштә черем итәргә яратучы хезмәткәрләр, бары өйдә генә йоклаучыларга караганда, өч тапкыр күбрәк эш башкара, – ди Альхов. – 20-40 минутлык кыска йокы 2-4 сәгать ныклы эшләргә көч бирә. Ул бертуктаусыз чәй эчү һәм тәмәке тартуга караганда күпкә яхшырак. Көндезге йокының бизнес өчен дә файдасы бар: хезмәткәрләр өстәмә эшкә җиңел ризалаша, яңа идеяләр тәкъдим итә һәм, гомумән, көр күренә”.
Аның әйтүенчә, эш вактында күбрәк ир-атлар йоклый, хатын-кызлар сирәк черем итә – алар тизрәк эшләрен тәмамлап, өйгә кайтырга ашыга. Ни дисәң дә, өйдә хатын-кызны тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкать көтә.
Галимнәр ни ди?
Галимнәрнең күбесе “тихий час” яклы. 30 минутлык көндезге йокы игътибарны туплый һәм иҗади сәләтне арттыра, кәефне яхшырта, ди алар. Боларга өстәп, көндезге йокы сәламәтлек өчен дә файдалы дип исбатлыйлар. Мәсәлән, Афина медицина мәктәбе һәм Гарвард үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә шул ачыкланган: атнага кимендә өч тапкыр төшке аштан соң ярты сәгать йоклаган кешеләрнең йөрәк өянәге булу ихтималы 37 процентка кадәр кими. Лидс университеты докторы Нерина Рамлахан көндезге кыска йокы диабет һәм йөрәк-кан тамырлары системасы чирләрен азайта, депрессияне һәм йокы туймау аркасында килеп чыккан башка чирләрне җиңәргә ярдәм итә дип дәлилли.
Көндезге йокының тагын бер яхшы ягы бар дип ачыкланган: ул финансларны саклый. Менеджментның Роттердам мәктәбе тикшерүчеләре әйтүенчә, “тихий час” компанияләрнең миллиардларын саклый, чөнки йокысы туйган хезмәткәрләр нәтиҗәле эшли.
Әйткәндәй, дөньяда билгеле шәхесләр Уинстон Черчилль, Маргарет Тэтчер һәм Альберт Эйнштейн көндезге йокыны үз иткән. Черчилльнең: “Сез төшке һәм кичке аш арасында йоклараг тиеш. Мин һәрчак шулай эшлим. Көндез йоклаганга күрә азрак эшлибез дип уйламагыз. Бу фантазиясе булмаган ахмак кешелрәнең фикере. Киресенчә, сез күбрәк эшли аласыз, чөнки берьюлы ике көн, һичьюгы көн ярым аласыз”, – дигән сүзләре бар.
Кемгә килешә, кемгә юк
Шулай да көндезге йокы бар кешегә дә килешми. Русиянең сомнологлар җәмгыяте рәисе Владимир Ковальзон көндезге йокы бар кеше өчен дә файдалы түгел, ди. “Кайсыбер кешеләргә көндезге йокы куәт өсти. Әмма мондый черем итү 45 минуттан артмаска тиеш. Югыйсә тәүлек ритмы үзгәреп, кеше кичен начар йоклап китәргә мөмкин. Ә кайсыберләргә, киресенчә, көндезге йокы ярамый. Йокыдан соң алар үзләрен начар хис итә. Шуңа бу мәсьәлә бик субъектив”, – ди ул.
Әйе, көндезнең йокының уңай һәм кире яклары турында озак фикер алышырга була. Бу мәсьәләдә һәркем үз организмын тыңларга тиештер, мөгаен. Ә инде эш урынында үтереп йокы килгән чакта иң яхшысы – 15-20 минут черем ииеп алу, диләр табиблар.
Читайте нас: