Барлык яңалыклар

Кем син, бүгенге хатын-кыз?

“Борчылма, кадерлем, мин безнең һәм балаларыбызның киләчәген тәэмин итәрлек акча эшлим. Син өйдә генә утыр, я күңелеңә ошаган шөгыль белән мәшгуль бул”, - диюче булса, алар бүгеннән барысын ташлар иде, мөгаен...

Бүгенге хатын-кыз нинди ул? Тәү карашка бу сорау әллә ни авыр кебек түгел. Әмма җиңел генә сурәтләмә бирә башларга җыенып авызыңны ачасың да... “төртелеп” каласың. Патша заманындагы дәү әниләрне сурәтләргә кушсалар, озын толымлы, нечкә билле, бәби итәкле күлмәктән, яулык очы белән битен каплап ирләрдән читтәрәк торучы дияр идем. Совет заманы хатын-кызын, һичшиксез, күн куртка һәм кызыл яулыклы я булмаса эшче киемнәрдән станок яки трибунада артында басып торучы итеп тасвирлар идем. Ә менә бүгенгеләр... Хәер, безнең заман хатын-кызының тышкы кыяфәтенә сурәтләмә биреп була әле: 90-60-90. Телиме-теләмиме, гүзәл затлар шушы параметрларга буйсынырга мәҗбүр. Идеаль гәүдәле хатын-кыз нәкъ шулай булырга тиеш дигән карашны аңнарга ныклап сеңдерер өчен телевидение, гламур журналлар зур тырышлык салды. Шуннан чыгып кием тегелә, шуннан чыгып гүзәллек бәһалана. Моның белән көрәшү бара, әлбәттә. Хәтта ир-атлар үзләре хатын-кызларны “калыплаштыруга” каршы. Бер чыгышында сатира һәм юмор остасы Михаил Задорнов:“Модель хатын-кыз түгел. Модель –ул кеше моделе генә”,- ди. Аның сүзләре хак. Әмма дөньякүләм кабул ителгән бу стереотипны тиз генә җимерә алу мөмкин хәл түгел шикелле. Хәер, монысы хатын-кыз затының тышчасы гына. Аның булмышын холык-фигыле, акылы, тәрбиясе чагылдыра. Менә аларга ничек сурәтләмә бирергә? Хатын-кызны ниндидер бер формулага салып, “чишеп” булмый - ул химик элемент түгел.
Гүзәл затларның төрлесе бар: кияүгә чыкканы һәм чыкмаганы, декрет ялына яңа киткәне һәм эшкә чыгасы көннәрен бармак белән санап көткәне, бала хакына дип түзеп яшәгәне һәм бала хакына дип иреннән аерылганы, гаилә дип эшен югалтканы, эш дип гаиләсен югалтканы, балам дип үзен онытканы, үзен уйлап баласыз калганы...
Төп вазифасы бала табу һәм ир тәрбияләү белән чикләнгән “чәчбиләр” революциядән соң ирләр белән бертигез уку һәм эшләү хокукын яулаган. Дөрес, көчле затлар белән беррәттән станок артына басуга ирешә алганнар. Әмма “тигезлек” шунда башланган һәм шуның белән тәмамланган. Йорт эшләре, гаилә мәшәкатьләре элеккечә хатын-кыз җилкәсендә генә торып калган. “Арбада исерек Иван, алда биш еллык план!” дип такмаклый-такмаклый дөнья йөгенә эш йөген дә кушып сөйрәргә туры килгән. Шуңа күрә 90 елларда үзгәртеп кору җилләре исеп, хатын-кыз үзенең төп бурычларына кайтырга тиеш дигән фикер киңкүләм мәгълүмат чаралары аша яңгырый башлагач, гүзәл затлар берникадәр җиңел сулап куйгандыр. Икеләтә бурыч йөгеннән арып, үзләре дә төп тәгаенләнешенә кайтырга риза иде булса кирәк. Тик менә җылы гаилә учагы, кайгыручан ир һәм итәк тулы балалар турындагы ал хыяллар бер нәрсә, ә чынбарлык - икенче. Хатын-кыз җаваплылыкны үз өстенә күбрәк алган саен, ир-ат бурычларын үз иңеннән төшерә барган. “Койрык”ка җыелган чәчләр, алкалы колаклар, йөзекле бармаклар... Боларга күнегеп беттек. Хәзер әти кешеләрнең бала белән декрет ялында утыруы да гадәти күренешкә әйләнеп килә. Чөнки әниләре карьера баскычыннан югарырак күтәрелгән, аңа эшләргә, акча табарга кирәк.
Барысын да белүче статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Русиядә хатын-кыз ир-атка караганда 1,5 тапкырга күбрәк акча эшли. Димәк, гаиләдә төп керем чыганагы – хатын-кыз. Чөнки ул – прагматик. Аңа акча бүген кирәк. Ул балалар бакчасына да, утына-суына-газына да түләргә, ашарга ипи-сөтен дә бүген һәм хәзер алырга тиеш. Ә ирләр исә гаиләне тәэмин итәрлек, бар нәрсәгә дә берьюлы җитәрлек зур акча эшләргә исәпли, дөресрәге, бу турыда хыяллана. Моңа ирешү өчен әллә ни артык күп көч салып бармаса да... Мәктәп елларында гел яхшы билгеләргә укучылар, гадәттә, кызлар була. Югары белем алучылар арасында да күпчелекне алар тәшкил итә. Гомумән, Русия хатын-кызлары бик укымышлы, безнең илдә гыйльми дәрәҗә алган нәфис затлар саны дөнья күрсәткечләреннән шактый артып китә. Моның белән без чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Бер яктан. Ә икенче яктан...
Сораштырулар үткәрү нәтиҗәсендә кызыклы бер ачыш ясаганнар. “Хатын-кыз нинди булырга тиеш?” дигән сорауга күбесе “кайгыртучан, йомшак, назлы, әни кебек” дип җавап биргән. Ә “Бүгенге хатын-кыз нинди ул?” дигән сорауга “эшлекле, үзаллы, тәвәккәл, үз-үзен тәэмин итә алырдай...” кебек сыйфатлар тезелеп киткән. Димәк, хатын-кызга хас сыйфатлар “бүгенге хатын-кыз”да юк булып чыга? Булган очракта да аны күрмиләр... Бу җәһәттән үзләребезне тәнкыйтьләргә тотынганчы, бер ачыклык кертеп китәргә кирәктер, әлбәттә. Гүзәл затларның күпчелеге чарасызлыктан карьераны сайлый. “Борчылма, кадерлем, мин безнең һәм балаларыбызның киләчәген тәэмин итәрлек акча эшлим. Син өйдә генә утыр, я күңелеңә ошаган шөгыль белән мәшгуль бул”, - диюче булса, алар бүгеннән барысын ташлар иде, мөгаен. Тик алай дип әйтүче юк. “Кредит” һәм “ипотека” кебек заман камчылары гаиләне “каезлап” тотканда, эчендә җаны булган хатын-кыз мин гүзәл зат бит дип нәүмизләнеп, өйдә чигү чигеп утыра алмый. Мондый шартлар тудырган җәмгыятьтә ирексездән укымышлы да, эшлекле дә булырсың.
Килешәм, бүгенге эшлекле хатын-кыз ике төргә бүленә. Алда әйтелгән чарасызлыктан уңышка омтылучылар белән беррәттән, моны максат итеп куючылар да җитәрлек. Карьера ясаучы хатын-кыз өчен үзаллылыкка омтылу төп этәргеч. Алар ирләр белән ярышудан, өстенрәк чыгудан тәм таба.
Җитәкче хатын-кыз – ул аерым холык. Нинди генә шартларда да үзенең җиңеп чыгачагына ышана. Телевидение аша сурәтләнгән хатын-кыз образына күз салыгыз. Акчаны Алласы урынына күргән җилбәзәк курчакларны исәпкә алмаганда, төп герой - ир-егетләргә боерык бирүче полиция офицеры, детектив, хәрби, сәясәтче һ.б. Әйткәндәй, сәясәткә “үтеп керү” ир-атлар белән “алышта” ирешелгән иң зур җиңүдер. Әмма хатын-кызның сәясәттә артуы җәмгыятьтә уңай якка үзгәреш була дигән сүз түгел әле. Әйе, ирләр - стратег, алар киләчәк турында фикер йөртергә ярата. Ә хатын-кыз-сәясәтче – ул тактик. Тик менә безнең илдә власть ир-атлар кулында, ә җаваплылык хатын-кыз өстендә...
Шуңа күрә “Бүгенге хатын-кыз нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавап бер генәдер: “Элек нинди булган, дөнья яралганнан бирле нинди булган, хәзер дә шундый булырга тиеш!” Йомшак, җылы, назлы...
Хатын-кызның могҗиза тиң бөек миссиясе бар – бала табу. Менә шул изге миссия беренче урында торганда хатын-кыз үзе булып калачак. Ни аяныч, карьера дип тырышкан гүзәлләрнең баласыз калу куркынычы икеләтә арта. Статистикага күз салсак, беренче сабыен тапкан карьерист-хатын-кызларның уртача яше - 29, ә хуҗабикәләрнеке -24 яшь.
Кызганычка каршы, “хуҗабикә” сүзенә бүген берникадәр мыскыллы төсмер бирәләр. Имеш, аның дөньясы чикләнгән: аш пешереп, кер юудан һәм телевизор караудан башканы белми.
Хатын-кыз гомер-гомергә уңайлык һәм җылылык чыганагы саналган һәм, әлбәттә, ашарга пешерү, җыештыру, юыштыру аның мөһим бурычлары. Әмма элек бу эшләр аның барлык вакытын алса, хәзер боларның яртысын көнкүреш техникасы башкара. Димәк, балалары белән иренә дә, үзенә дә игътибар бүләргә буш вакыты кала. Хәзерге хуҗабикәләр мышык-мышык килеп “сабынлы опера” карап вакытын үткәрми. Акыллы әдәбият укый, интернеттан файдалы мәгълүмат туплый. Гаилә бюджеты рөхсәт итсә, тренажер залларына да йөри, фитнес белән дә шөгыльләнә. Шуны да онытмыйк, акыллы хатын-кыз иренең профессиональ үсешенә ярдәм итә ала. 65 процент ир-ат үзенең казанышлары белән янындагы гүзәл затка бурычлы икәнен таный.
Нинди генә үзаллы булмасын, хатын-кыз һәрвакыт гүзәл зат булып кала. Гади генә гөлләмә бүләк итсәләр дә иң җитди эшлекле ханымның да йөзе нурланып китә. Ихтирам, игътибар, кайгыручанлык күрсәтсәләр шайтан таягы кебек “энәле” хатын-кыз да роза булып чәчәк атачак. Чөнки һәр нәфис затта биргән саен арта гына барган чиксез наз чыганагы ята. Бары тик аны күрә белергә кирәк. Хикмәт хатын-кызның үзендә түгел, ә аның янында булган ир-атта бит ул. Шул ук химик элемент ниндидер башка элемент белән реакциягә керүгә карап төрлечә үзгәрә алган кебек, хатын-кыз да янындагы ир-атның йогынтысында үзгәрә. Биек үкчәсе белән җирне тишәрдәй булып ныклы басып йөргән эшлекле ханым да була ала, бар булмышын гаиләсенә багышлаган нечкә хисле хуҗабикәгә дә әверелә.
Читайте нас: