Барлык яңалыклар

Мондый җылы кыш 83 ел булмаган

Башкортстанда 1937 елдан бирле мондый җылы кышның булганы юк иде, дип хәбәр итә Башгидромет.

Башкортстанда 1937 елдан бирле мондый җылы кышның булганы юк иде, дип хәбәр итә Башгидромет. Температура гадәти күрсәткечләрдән 7,2 градуска югарырак булган.
Бу кышкы мизгелдә җылы температураны Атлантик, аерым чорларда, субтропик һава массалары алып килде, ди белгечләр.
Декабрь ае нормадан 4 градуска җылырак булды. 2020 елның гыйнвары соңгы 83 елда иң җылы гыйнвар булып, тарихка кереп калды. Уртача айлык һава температурасы нормадан 9 градуска артып китте. Февраль аеның уртача айлык һава температурасы нормадан 8,4 градуска югарырак булды.
Русия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, март аенда республикада 1,5-2 градуска җылы булыр дип көтелә. Явым-төшем күләме уртача еллык күрсәткечләргә якын булыр дип көтелә.
Читайте нас: