Барлык яңалыклар

Башкортстанда ташландык җир күпме?

Файдаланылмаган басулар 31 районда бар.

Башкортстанның 31 районында файдаланылмаган басулар бар.
Ташландык җирләрнең гомум мәйданы 200 мең гектарга җитә, дип хәбәр итте республика хөкүмәтенең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
“Бу җирләрдә бүген чүп үләне үсә , – диде ул. – Аларны файдаланырга кирәк. Әлеге 200 мең гектар басу безгә игенне генә дә өстәмә 500 мең тонна бирәчәк”.
Илшат Фазрахманов хакимият башлыкларын бу мәсьәләне хәл итәргә чакырды. “Быел без, Россельхознадзор белән урыннарга чыгып, әлеге басуларга чәчмәгән хуҗаларга штраф салачакбыз”, – дип кисәтте министр.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров та файдаланылмаган җирләрнең мәйданнарын ел саен кыскарта барырга кушты. Ул авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге файдаланылмаган җирләрне “үсүнең тагын бер ноктасы булуы ихтимал” дип атады.
Әйткәндәй, агымдагы елда Башкортстанда чәчүлекләрнең мәйданы 3 миллион гектар булачак дип күзаллана. Бу – узган ел белән чагыштырганда 4,5 проценка күбрәк.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңышы 3,450 миллион тонна булыр дип көтелә. 2024 елга бу санны 4 миллион тоннага кадәр җиткерү нияте бар.
Читайте нас: