Башкортстан власте республикада туры инвестицияләр фонды булдырырга ниятли.
Нәрсә соң ул туры инвестиция? Ул – компания белән идарә итүдә катнашу һәм аның эшчәнлегеннән керем алу максатында сәнәгать проектына акча салу. Русиянең туры инвестицияләр фондының төбәк проектлары буенча директоры Александр Малах, “Башкортстан чакыра!” беренче инвестиция форумында чыгыш ясап, республиканың әлеге карарын хуплады һәм һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.
“Республиканың потенциалы бик зур, аңа да инвестиция салмагач, тагын кая салырга, – диде ул. – Фонд Русиядә акча эшләргә мөмкин икәнлеген күрсәтте. Иң беренче булып моны гарәп партнерлары бәяләде, аннары – Кытай, Франция, Италия, Япония, Корея бизнесы”.
Александр Малах Башкортстанның идарә командасына киңәшләрен дә җиткерде. Инвестицияләр салганда төбәкнең көчле ягын исәпкә алырга кирәк, диде ул. “Еш кына власть теләсә кайсы тәкъдимне кабул итәргә тырыша, әмма төбәкнең мөмкинлекләренә туры килгән проектлар гына нәтиҗә бирә, – ди эксперт. – Башкортстанның анык индустриаль юнәлеше бар, шуңа игътибар итәргә кирәк”.
Малах фикеренчә, Русиядә инвестклиматның төп бәласе – проектларның эшләнеп бетелмәвендә. “Парадокс хәл килеп туды: проектларга караганда инвесторлар күбрәк. Русиягә инвестицияләр салу очсыз, инвесторлар җитәрлек. Төбәкләр исә үзара конкурентлык алып бара. Ә бит алар шул акча өчен Вьетнам, Төркия белән ярышырга тиеш, – дип исәпли эксперт. – Төбәкләрдә концепцияләр күп, әмма алар эшләнеп бетелмәгән. Шуны башкарганда проектларның күбесе гамәлгә ашырыла башлар иде”.