Уйланырга урын бар
18 Декабря 2019, 08:35

Үкенергә язмасын

Озын гомер юлы үтеп, 70-80-90 яшькә җиткән кешеләрдән: “Гомер азагында иң үкенгәнгәнегез нәрсә булды?” дип сораганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Озын гомер юлы үтеп, 70-80-90 яшькә җиткән кешеләрдән: “Гомер азагында иң үкенгәнгәнегез нәрсә булды?” дип сораганнар.
Һәм менә күп еллар инде өлкәннәрнең җаваплары үзгәрешсез кала бирә. Алар нәрсә диләр, беләсегез киләме?
  1. Беренче урында “гомернең күп өлеше яратмаган эштә эшләп үтте” дигән үкенеч.
  2. Икенче урында “яраткан, якын кешеләремә аз вакыт бүлгәнмен, эх!” дигән үкенү.
  3. Өченче урында – организмга карата сакчыл булмаган өчен үкенү икән: “дөрес тукланмаганмын...”, “чирләрне вакытында дәваламаганмын...”, “сәламәтлекнең кадерен белмәгәнмен...”
ТОП-үкенечләрне “дөньяны карарга, сәяхәт итәргә өлгермәдем” дигәне йомгаклый икән. Сораштыру үткәргәннәр арасында берсе дә машиналары, күп акчасы, байлыклары җитәрлек булмаганга үкенмәгән. Барысы да “үзем теләгәнчә яшәргә кыюлыгым җитмәде” дигән.
Читайте нас