Уйланырга урын бар
9 Декабря 2019, 11:20

Яшьләр әрәм була

Бөек Британиянең Дакинфилд шәһәрендә моңа кадәр сау-сәламәт булган бер үсмернең кинәт кенә башын боруы сәбәпле баш миенә кан сауган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөек Британиянең Дакинфилд шәһәрендә моңа кадәр сау-сәламәт булган бер үсмернең кинәт кенә башын боруы сәбәпле баш миенә кан сауган.
17 яшьлек Бен Литтлвуд сәламәтлегенә беркайчан да зарланмаган, хәмер тәмләп карамаган, тәмәке тартмаган. Бердәнбер көнне ул колледждан укудан кайткач, әнисе эшкә киткәч, кечкенә сеңелесен карап өйдә кала. Әни кеше телефонына шалтырату булуын күргәч, улына шалтыратып карый, әмма үсмер телефонын алмый. Ана, йөрәге тынычсызланып, эшеннән сорап, өенә кайта. Кайтуына улының аш бүлмәсендә тәгәрәп ятуын күрә. Кырында ике яшьлек сеңелесе утыра. Үсмер аңа чәй ясап куйган була. Ана кеше Бен, мөгаен, бүлмәдәге эт савытына абынып, таеп егылып башын бәргәндер дип уйлый.
Үсмерне дәваханәгә салалар. Табиблар компьютер томографиясе ясый. Пациентның үтә дә яшь булуы аркасында, табиблар дүрт көн буена, аның башына кан савуын (инсульт) һичничек аңлый алмый. Табиблар, малай башын кинәт боруы сәбәпле кан тамыры өзелгән һәм тромб баш миенә эләккән дигән нәтиҗәгә килгән.
Сигез көннән соң үсмер вафат булган.
Ә аңа кадәр Таиландның Удонтхкани шәһәрендә бер үсмернең төн буенча компьютер уеннары уйнап, үлеп китүе турында мәгълүм булган иде. 17 яшьлек Пляват Харикин каникулда бөтен буш вакытын компьютер уеннарына багышлаган булган
Читайте нас