Тормышта очраган кайбер күренешләргә төптәнрәк бәя бирергә тырышырга кирәктер. Теге яки бу хәлләргә дә әбиләр сүзе дип кенә карау ялгышу, минемчә. Юктан гына алынып әйтелмәгән бит инде ул “картлар сүзе”. Борынгылар тарафыннан гасырлар буена сыналып, тәҗрибә ясалганнан килеп чыккан “халык акылы” дип аңларга кирәк.
Юк сүз, буш сүз генә димәгез. Мәсәлән, борынгыларыбыз мәет чыккан өйгә алып килгән әйбереңне 40 көн үткәч кенә кире алып кайтырга ярый дигәннәр. Кемдер исең киткән икән дияр, ә шулай да сакланганны Аллаһу саклар... Тик, чынлап та андый өйдә әле үлем энергетикасы 40 көн буе сакланганын әби-бабайларыбыз да белеп әйткән бит. Аны ( үлем энергиясен) әйбергә ияртеп кайтып, башка өйдә яшәүчеләргә дә авырлык килмәсен, шуның аркасында чир-үлем килеп чыкмасын дигән кисәтү булган бу.
Каберстаннан кайтып, туры өйгә керергә ярамаганлыгын, тәүдә абзарга кереп чыгарга кирәклеген дә тиктән генә уйлап чыгармаган алар. Димәк, үлем энергиясе өйгә керә күрмәсен, абзардагы тереклеккә каза килсә килсен, башка килмәсен дигән сүз бу. Элек зират печәнен бары авылның аксакалы, дин юлында булган карт бабае гына чабып алган. Алар яныннан үткәндә, абзарларындагы шул каберстанның үлән-печәне шунда өелгән дип, шүрләп үтүчеләр дә булган. Андагы агач-ботакларны кисеп, авыл чүплеге янына илтеп өйгәннәр яки шунда яндырганнар. Авыр елларны да зират агачын утын итеп якмаганнар. Борынгылар хәзерге кыланышларны күрсә, булмас, язмаганны, диярләр иде. Әлеге мәлдә юк-юк та зират агачларын тазартырга дип кискәч, утын итеп сатканнар, такта итеп ярып сатканнар, хәтта фанера ясый торган заводка тапшырганнар дигән куркыныч хәбәрләрне ишетәсең. Шул үлем энергиясе сеңгән, (аны кайгылы, кара энергия дибез), шуның белән тукланып үскән агачны ни төсле курыкмый мичкә ягасың һәм көнкүрештә кулланасың?
Бәләкәй чакта, зиратта ымсындырып җиләкләр пешә иде. Күрше авыл мәктәбенә юл шуннан булганлыктанмы, хәтеремдә, бервакыт кызлар белән шуннан үткәндә кып-кызыл җиләкләргә карап тордык. “Безгә ашарга ярый, безнең әтиләр үлгән, сезгә ярамый, чөнки сезнең әтиләрегез үлмәгән, ятимнәргә генә ашарга ярый. Без кичә аларны ашап карадык инде”, – диде ике ятимә кыз. Әнигә кайтып: “Нигә аларга гына ярый, нигә безгә ярамый?” – дип сорадым. Ул үз әнисеннән ишетеп калган булгандыр инде: “Ашарга ярамый зират җиләген, йөрәгең карая, юкса”, – диде. Мәгънәсен төпченеп тормадым, электән үк килгән каберстан белән сак эш итәргә кирәклеген аңлатып, балаларны саклау һәм шундый тәрбия чарасы булгандыр бу сүзләр. Сугыш елларында да зиратта үскән үлән, җимеш-җиләккә тотынмаганнар. Салкын кышларда агачын утын итеп якмаганнар лабаса!
Мәңгелек йокы иле яныннан үтәргә дә гомер буе курыктым. Адымнарымны тизләтеп, йөгереп дигәндәй үтәргә тырыша идем мин аннан. Без белмәгән тынлык сере саклый ул урын. Кадерле әти-әниләребез, ата-бабаларыбыз мәңгелек йокыга талган төп йорт турында борынгылар әйтеп калдырган шушы сүзләр, сакланулар коры һәм буш мәгълүмат түгеллегенә игътибар итсәк иде.