Бүгенге заманда яхшы эш табу өчен югары белем, чит телләр белү, креатив һәм мобиль булу гына җитми. Кайсыбер фирмалар һәм компанияләр булачак белгечнең йөз-кыяфәтенә дә карый. Кимчелегең бар икән, әллә нинди сәләтләрең булсын – эш бирмәскә дә мөмкиннәр. Уфа кызы Яна шундый хәлгә очраган.
Янаның өске иренендә ангиовеноз дисплазия – кан тамырлары укмашыбрак урнашкан, шуңа күрә иреннең рәвеше бераз деформацияләнгән. Бу кечкенә шеш сыманырак күренә. Кыз үзе бу хәлгә бик тыныч карый. Ә менә ул эш сорап барган “Рио-Люкс” күчемсез милек агентлыгының Магнитогорск бүлеге җитәкчелеге кызны шушы кимчелеге аркасында эшкә алмаган.
Яна бу компаниягә оператор вазифасына эшкә урнашырга теләгән. Әммә сөйләшү вакытында аңа сатулар буенча менеджер вазифасын тәкъдим иткәннәр. Тагын да бераздан икенчел собеседование вакытында аны менеджер ярдәмчесе итеп эшкә чакырганнар. Һәм кызны аның кимчелеге аркасында ул теләгән вазифага ала алмаулары турында әйткәннәр.
Яна башта сүз аның пирсингы, татуировкасы яки прическасы турында бара дип уйлаган. Ачыклабрак сорагач, компания хезмәткәре: “Сезнең кимчелек – иренегездә”, - дигән. Кыз шок хәлендә калган. Һәм башкача бу компаниягә бервакытта да мөрәҗәгать итмәскә карар иткән.