Уйланырга урын бар
18 Ноября 2019, 19:15

Бай түгелләр, ләкин бәхетлеләр...

Бу тормышта кем бәхетлерәк: акчалымы, әллә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу тормышта кем бәхетлерәк: акчалымы, әллә?
Рәссамнар, скульпторлар һәм артистлар башка һөнәр ияләренә караганда үз эшләреннән күбрәк канәгатьлек алалар икән. Артистлар мохитендә кайнаучы 28000нән артык кеше белән аралашып, аларның үз эшләреннән ризалыклары турында белешкәннән соң, Цюрих университеты тикшерүчеләре нәкъ шундый фикергә килгән.
-Сәнгать өлкәсендә эшләүче күпчелек кешеләрнең хезмәт хаклары башка һөнәр кешеләренеке белән чагыштырганда шактый калыша,- ди тикшерүчеләр.- Ләкин алар барыбер үзләрен күпкә бәхетлерәк тоя һәм яраткан хезмәтләрен башка бер эшкә дә алыштырырга әзер түгелләр...
Менә шуннан чыгып аңлашыла да инде борынгылар әйтеп калдырган акыллы сүзләр: бәхет – акчада түгел!
Читайте нас