Уйланырга урын бар
18 Ноября 2019, 09:10

Радий Хәбиров теге дөньяга китүчеләр турында сөйләде

Төбәк башлыгы Башкортстандагы хәлләрне бәян итте.

title
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада үлүчеләр саны азаюы турында хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу күрсәткеч 1000 кешегә 12,2 нисбәтенә кадәр кимегән. Ә теге чакта ул 12,6 иде.
“Тышкы сәбәпләр аркасындагы үлем күрсәткече, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10 процентка кадәр диярлек кимегән”, – диде Радий Фәрит улы бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.
Атап әйткәндә, юл-транспорт һәлакәтләре аркасында үлүчеләр саны 15,4 процентка, ягъни 63 кешегә азайган. Батып үлүчеләр саны 16 процентка, ягъни 40 кешегә кимегән. Исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле теге дөньяга китүчеләр күрсәткече 47 процентка түбәнәйгән. Янгыннарда һәлак булучылар саны 37 процентка азайган. Үзенә үзләре кул салучылар күрсәткече 30 кешегә кимегән.

“Күрсәткечләр начар түгел”, – диде Радий Хәбиров һәм эшләнгән эшләр өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Читайте нас