Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 ноябрь 2019, 14:25

Путин ясаткан!

Мин дә ясаттым бит, ә син уйламыйсыңмы соң дип сорагач, ахирәтем бик мәгънәле итеп йөземә текәлде...

Мин дә ясаттым бит, ә син уйламыйсыңмы соң дип сорагач, ахирәтем бик мәгънәле итеп йөземә текәлде...
Белмим, ул нәрсә уйлагандыр, чынында сүз бик җитди чара турында иде –
Русия Президенты Владимир Путин грипптан прививка ясаткан. Вакыты килеп җитсә, аңардан да куркынычрак нәрсә бармыни? Кемнең кемлеген карап тормый, аяктан ега бит. Менә шуңа да инде ил башлыгы Хөкүмәт әгъзаларын җыйганда прививка ясатуын хәбәр итте һәм барысын да үзенең үрнәгенә иярергә чакырды. “Грипп белән чирләдеңме – аңлы рәвештә үзеңне үзең яраладың. Ә башкача ничек ? Булдырмый калып була иде – булдырмый калмадың”.
Путин әлеге киңәшмәдә саулык саклау министры Вероника Скворцованың вакцинация турындагы докладын да тыңлады. Министр әйтүе буенча, соңгы 13 елда грипп белән чирләүчеләр 13 тапкыр кимегән икән ( кара әле , безнең авыллар әйтмешли, ничек “тучна-туч” туры килеп тора - 13 кә 13 дип уйлап куйдым. Әлбәттә, эчтән генә инде).
Путин әйтүе буенча, илнең Европа өлешендә чагыштырмача җылы һава торышы торса да, грипп сезоны якынлашып килә яки инде якынлашты. Президент шулай дип әйткәч, без дә колак салыйк, җәмәгать.
Читайте нас: