Бүген шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә яңа сәүдә челтәрләре ачылып тора. Акчаң булса, күңелең ни тели, шуны сатып алырга мөмкин.
Уйланырлык бер фактка тап булдым: экспертлар әйтүенчә, Европада супермаркетка үзенә киткән чыгымны аклар өчен 10 ел кирәк, ә Русиядә 1,5 ел да җитә. Сәбәбе нәрсәдә? Сере гади: товарны җитештерүчедән сатып алу һәм аны кибеттә сатып җибәрү хакы арасындагы аерма, ягъни сәүдә куйган өстәмә хак (наценка), Русиядә, чит илләр белән чагыштырганда, унар тапкыр югарырак икән. Аларда уртача – 10-12 процент булса, бездә – 100-150 процент! Бездәге кайсыбер сәүдә челтәрләре азык-төлек, товарларга җитештерүчеләр куйган хакны 100 генә түгел, хәтта 300 процентка кадәр арттыра икән. Шулай булгач, иң эре челтәрләрнең еллык әйләнеше 1,5 триллион сумга кадәр җитә диюләре хактыр. Уртача эшләгәннәре 200-300 миллиард сумлык сату итә. Сәүдә челтәрләре җитәкчеләре менә шулай җиңел килгән табышларын чит илләрдәге исәпләргә чыгара бара. Ә шул вакытта гади сатып алучылар тиеннәрен саный...
Кибеттә артык акча калдырмыйм дисәгез, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:
– беренчедән, күзгә бәрелеп тормаган киштәләргә игътибар итегез. Гадәттә аларга, күз күремендә булганнарга караганда, наценкасы азрак товарлар куела;
– икенчедән, мөмкинлегегез булса, смартфонга бар кибетләрдәге товарларның хакларын бәяләүче махсус кушымталар (алар күп һәм төрле) урнаштырыгыз һәм бәяләрне чагыштырып карагыз. Кайсы супермаркет сезнең өчен отышлы икәнлеген шулай белергә мөмкин;
– өченчедән, интернет-кибетләрдәге хакларны тикшерегез. Сезгә кирәкле товарның анда очсызрак булуы ихтимал.
Безнең илдә киң таралган сәүдә челтәрләренең күбесе рәсми рәвештә чит илдә теркәлгән:
“Пятёрочка”, “Перекрёсток”, “Мир продуктов”, “Семья”, “Карусель”, “Копейка” – Нидерландиядә;
“Лента” – Виргин утрауларында.