Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 ноябрь 2019, 18:05

Аерылышканнан соң баланы ничек бүлү юлын тапканнар

Еш кына өлкәннәр, үткәндәге ачуларын саклап, баланы әтисе яки әнисе белән очраштырмаска, каршы як туганнар белән күрештермәскә тырыша.

Гаиләнең таркалуын, ата-ананың аерылышуын өлкәннәрдән дә бигрәк балалар авыр кабул итә.

Ничек кенә булмасын, һәр балага үз әнисе белән әтисе якын. Әмма суд карары чыкканнан соң, бала я әнисе, я әтисе белән генә яшәргә тиеш була. Һәм еш кына өлкәннәр, үткәндәге ачуларын саклап, баланы әтисе яки әнисе белән очраштырмаска, каршы як туганнар белән күрештермәскә тырыша. Монда баланың гаебе юк та бит. Ләкин бу очракта баланың түгел, ә өлкәннәрнең үзара мөнәсәбәтләре өстен куела. Мондый күңелсез хәлләрнең еш күзәтелүен исәпкә алып, сенаторлар әлеге хәлдән чыгу юлын тәкъдим итмәкче.
Федерация Советының икътисади сәясәт буенча комитет җитәкчесе Андрей Кутепов башлангычы белән бу мәсьәлә буенча закон проекты әзерләнгән. Аңа ярашлы, аерылышканнан соң баланы әнисе я әтисенә бирү турындагы суд карарын башкарудан баш тартучы, баланың ихтыярына каршы аның кайдалыгын яшерүче яки балага якын туганнары белән күрешергә рөхсәт бирмәүче ата-аналарга (законлы вәкилләргә) административ штраф салынырга мөмкин. Аның күләме 5 мең сумга җитәргә ихтимал. Моннан тыш 5 тәүлеккә кадәр арест салынуы бар. Соңгысы инде административ җаваплылыкка тартырылып та, суд кануннарын үтәмәүчеләргә карала.
Әле закон проекты Хөкүмәткә тапшырылган булырга тиеш. Әгәр ул хуплау тапса, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсенә үзгәрешләр кертелүе ихтимал. Бу маддә ата-ананың яки баланың законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүгә кагыла.
Читайте нас: