Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 ноябрь 2019, 17:05

Яшь гаиләнең яшен арттырмакчылар

Бүген ире һәм хатынына 35 яшь тулмаган гаиләләр яшь дип исәпләнә. Бу санны арттырмакчылар. Күпмегә?

Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров хәбәр итүенчә, “яшь гаилә”не билгеләүче яшь бусагасы я бетереләчәк, я күтәреләчәк.

Аның әйтүенчә, әле бу мәсьәлә федераль парламентта карала.
Бүген ире һәм хатынына 35 яшь тулмаган гаиләләр яшь дип исәпләнә. Ә бу яшькә җитүчеләр социаль программалардан төшеп кала, шулай ук торак сатып алуга һәм төзүгә социаль түләүләрдән дә буш кала. Шуңа пленар утырышта депутатлар Дәүләт Думасының әлеге мәсьәлә өчен җаваплы комитетларына бу сорауны ныклы өйрәнергә һәм ил Хөкүмәтеннең яшь гаиләнең яшен 44кә кадәр арттыру мөмкинлеге турындагы карашын белешергә куштылар.
Билгеле булуынча, кайсыбер төбәкләр яшь гаиләләргә социаль программалар алу өчен яшь чиген үзләре үзгәртте.
Башкортстанда исә 35 яшькә җитүчеләр яшь гаиләләр исәбеннән төшеп кала. Шуңа “яшь гаилә”нең яшен күтәрү башлангычын күпләр хуплар, мөгаен.
Һәрхәлдә, шундый фикерләр ишетелә башлады. “Бүген яшьләрнең күбесе, белем алып, эшкә урнашкач, 30-35 яшьләр тирәсендә генә гаилә кора. Шуңа яшь гаиләләр өчен каралган программаларга керергә өлгермиләр. Әлеге закон проекты хуплау тапса, ул дәүләттән субсидияләргә мохтаҗ яшь гаиләләргә зур ярдәм булыр иде”, – диде Наталия Власова.
Ә сез нинди фикердә?
Читайте нас: