Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 октябрь 2019, 15:50

Сак бул, яшь кеше!

Бу хәл 20 октябрьдә Мәскәүнең Горький исемендәге паркында 19 яшьлек егет белән була.

Бу хәл 20 октябрьдә Мәскәүнең Горький исемендәге паркында 19 яшьлек егет белән була. Ул таныш булмаган бер кеше тәкъдим иткән газлы су белән “сыйлангач” аңын югалта. Ул әле дә аңына килмәгән. Явыз ниятле кеше качып котылган.
Тикшерү каза күргән егетнең газлы эчемлек белән сыйланганнан соң үзен начар хис итә башлавын күрсәткән. Экспертиза аның канында каннабиноид булуын ачыклаган.
Мәскәүдә былтыр да, исемдә калуынча, шушы ук Горький паркында, шундый вакыйгалар бер-бер артлы кабатланып, зур шау-шу купкан иде. Ул вакытта җинаятьчене дә тотканнар иде шикелле. Менә тагын шундый хәл кабатланган... Ә аңа кадәр октябрь башларында Мәскәү табиблары 14 яшьлек мәктәп укучысының канында шулай ук наркотик маддә эзләрен тапкан булган. Үсмер картәнисенә кыздырылган бәлеш ашагач, агулануына зарланган. Берничә минуттан соң баланы дәваханәгә озаталар. Анда “наркотик белән агулану” диагнозы куела. Полиция тикшерү эшләре алып бара.
Читайте нас: