Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
30 октябрь 2019, 15:25

Чүпкә түләү хакы артырмы?

“Арта икән” дигән хәбәрләр ишетелеп кала.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чүп чыгаруга тарифларның нинди очракта артачагын хәбәр итте.


Әле, билгеле булуынча, авыл җирендә яшәүчеләр чүп чыгарган өчен кеше башына – 35 сум, шәһәрнекеләр 70 сум түли. Радий Хәбиров әйтүенчә, бу тарифлар – Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбәне.

“Аңлап торабыз, бу тарифларны кайчандыр яңадан карарга туры киләчәк. Әмма безнең караш – калдыкларны чыгаручы эшкуарлар инвестицияләр салырга, уңайлы шартлар тудырырга әзер икәнлекләрен күрсәтергә, аннары гына хезмәтләре өчен түләттерергә тиеш”, – диде ул. Чүп өчен җаваплылар эшләрне яхшы оештыра алсалар гына киләчәктә тарифларны арттыру турында сөйләшергә мөмкин булачак дип кисәтте Радий Фәрит улы. Ә чүп реформасын тәртипкә китерү өчен эшлисе дә эшлисе әле. “Бүген безнең 17 мең чүп җыю урыны тәртипкә китерелгән, 49 меңнән артык контейнер урнаштырылган, – диде Радий Хәбиров. – Тагын 9 269 мәйданны тәртипкә китерәсе һәм 10 мең чамасы чүп савытлары куясы бар”.

Әлеге максатлар өчен бюджет агымдагы һәм киләсе елга 173әр миллион сум акча бүлгән. Бүгенге көнгә аның 73 проценты үзләштерелгән. 2020 елда калдыкларны җыю урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча чишәргә кирәк, бар мәйданнарның да нигезе бетон булырга тиеш дип фәрман бирде республика башлыгы. Аның әйтүенчә, авыл хакимиятләре “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы буенча федераль ярдәм сорый ала.

Радий Хәбиров фикеренчә, төбәк операторлары булып торган эшкуарларның күпчелеге үзләренең эшли алуларын күрсәтергә тырыша. Ә калганнар белән ул саубуллашачак.
Читайте нас: