Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 октябрь 2019, 15:28

Кешелек язмышы бал кортларына бәйләнгәнме?

Әгәр бал кортлары үрчүе кимесә, кешелек дөньясы язмышы куркыныч астында калуы ихтимал.

Әгәр бал кортлары үрчүе кимесә, кешелек дөньясы язмышы куркыныч астында калуы ихтимал. Шулай дип саный АКШның Оксфорд университетыннан галим-энтомолог Джордж Макгэвин.
Галим җир йөзендәге төрлелек нәкъ менә бөҗәкләр, аеруча бал кортлары симбиозы (ике организмның үзара ярдәм итешеп бергә яшәве) аркасында пәйда булган дип аңлата. Бал кортларының килеп чыгышы моннан 100 миллион ел элек башланган орлыклы үсемлекләрнең таралуы белән бергә туры килә. Галим раславынча, бал кортлары глобаль экология системасында иң мөһим рольләрнең берсен үти. —Безгә алардан башка үзебезнең күнегелгән ашау гадәтләрен кискен үзгәртергә туры килер иде. Бал кортлары булмаса, чәчәкләр дә, җиләк-җимеш тә, яшелчәләр дә булмас иде,—дип билгели галим.Быел җәй Русиянең 20 төбәгендә бал кортлары күпләп һәлак булды. “Россельхознадзор” бу хәлне агулы ашламаларны контрольсез куллануга бәйләп аңлатты. Өстәвенә, фермерлар да, кагыйдәләргә каршы килеп, умартачыларга басу эшкәртү сроклары турында кисәтү ясамаганнар.
Читайте нас: