Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 октябрь 2019, 12:01

Башкортстанда 55 партия сөт сатудан алынган

Башкортстанда хәвефле дип табылган 55 партия сөт продукциясен сатудан алганнар.

Республикада супермаркет һәм кибетләрдә сатылган сөт продукциясенең сыйфатын тикшергәннәр.

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 710 пробаны тикшергән һәм аларның бер өлешен хәвефле булырга ихтимал дип тапкан. Чөнки сынауга алынган продукциянең 10 проценты – микробиологик, 8,3 проценты физик-химик күрсәткечләр буенча мәҗбүри таләпләргә туры килмәгән. Ә тагын 1,5 процентының ялган булуы ачыкланган.

Ведомство хезмәткәрләренә гомум күләме 220 килограмм булган 55 партия сөт продукциясен сатудан алырга туры килгән. Сәбәбе – бу продуктларның яраклылык срогы чыккан, саклау шартлары сакланмаган, маркировкалау таләпләре үтәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча сату нокталарына 215 мең сумлык штраф салынган дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: