Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 октябрь 2019, 14:06

14 яшьлек кызның үләр алдыннан нәрсә куллануы билгеле

Уфада сәүдә үзәгендә агуланып үлгән кызның дусты мәрхүмәнең үләр алдыннан нәрсә куллануы турында сөйләгән.

22 октябрьдә башкаланың “Семья” сәүдә-күңел ачу үзәгеннән 14 яшьлек кызны авыр хәлдә дәваханәгә алып китәләр.

Әмма берничә сәгатьтән мәктәп укучысы реанимациядә, аңына килә алмый, якты дөнья белән хушлаша.

Әлеге вакыйга турында ишеткәннән соң, мәрхүмә кызның дусты үзенең социаль челтәрендә хәбәр урнаштырган. Аның сүзләренчә, кыз зажигалкалар өчен тәгаенләнгән газ сулагач, аңын югалткан.

“Мондый гамәлне кылырга ярамый. Ул сезне алкоголь һәм тәмәкегә караганда тизрәк үтерә. Шул ук моментта үтерә, – дип язган ул Вконтактедагы битендә. – Бу хәбәрне күбрәк кешеләр укысын иде. Моның хакында дәшми калырга ярамый. Беркем дә мондый хәлгә дучар булмасын иде. Бу бик авыр. Аеруча әти-әниләргә һәм туганнарга авыр. Ишетегез мине! Алай эшләмәгез”.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара. Кызның үлем сәбәбен ачыклар өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Хокук саклаучылар хәбәр итүенчә, вакыйга сәүдә үзәгенең бәдрәфендә булган.
Читайте нас: