Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 октябрь 2019, 13:59

Бахыр этне сәгать буе тукмаганнар

Кайсыбер кешеләрнең, аеруча исерекләрнең вәхшилегенә исең китәрлек! Уфа ветеринарлары башын исерекләр балта белән сугып имгәткән этне коткарган – Ашада исерек ир белән хатын күрше этен башта сәгать буе тукмаган, аннары хатыны мескен этне бау белән буып үтерергә маташкан.

Бахыр этнең газаплары моның белән генә бетмәгән әле. Тагын да бераздан исерек ир аны якындагы урманга өстерәп алып чыккан һәм агачка бәйләп куйган. Һәм... башына балта тоткасы белән суккан. Үлгәндер бу, дип уйлагандыр, күрәсең.
Әмма этнең гомере бетмәгән була. Бу вәхшилекне күреп торучылар шунда ук полиция чакырткан. Исерек ир этне газаплавын таныган, ә ни өчен шулай эшләвен аңлата алмаган.
Бу хәлләргә битараф булмаган кешеләр этне Уфага, Менделеев урамындагы клиникага алып килгәннәр. Ветеринарлар бар тырышлыгын салып, этне коткарып калган. Әле аның хәлләре әйбәтләнүгә табан бара икән.
Читайте нас: