Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
18 октябрь 2019, 14:10

Кемнәр безгә бала табар?

Киләчәккә фаразлар хәтта куркыныч.

Республикада 2019 елның беренче яртысында 19404 бала туган, ә узган елның шул ук чорында бу сан 22234 булган. Бүген без көрчекле 2008 ел дәрәҗәсенә төшкәнбез.


Ни өчен яшь гаиләләр бәби алып кайтырга ашыкмый? Бу, беренчедән, финанс мәсьәлә белән бәйле булса, икенчедән, демографлар, башка сәбәпләр дә бар, ди.

Русия фәннәр академиясенең Социология институты доценты Рим Вәлиәхмәтов әйтүенчә, бала табарга теләүчеләрнең бер төркеме теләкләрен тормышка ашырырга өлгерә алмый кала. Эш шунда: хезмәт яшендәгеләрнең 9 проценты тышкы сәбәпләр аркасында үлә. “Алар төбәктә балалар туу санын 25 процентка кадәр арттыра алыр иде!” дип исәпли эксперт.

Тагын бер зур бәла – миграция. Ел эчендә Башкортстан 9 мең кешесен югалткан. Яшьләр башлыча Ханты-Манси округына, Татарстан, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләренә, Удмуртиягә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка китә. Нәтиҗәдә республика күпме гаиләләрне югалта.

“Алдагы 15 елда хәл шулай сакланачак. Шуңа фаразлар юанычсыз гына түгел, хәтта куркыныч. Бер генә юл кала – безгә килгәннәрне җибәрмәскә, бәхеткә, алар да аз түгел”, – ди Рим Марс улы.
Читайте нас: