Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
17 октябрь 2019, 15:24

“Мине эзләүләрен беләм”: югалган кыз элемтәгә чыккан

Башкортстанда югалган 17 яшьлек Зарема Мусина элемтәгә чыккан.

Башкортстанда 17 яшьлек ике үсмернең югалуын һәм аларның берсе Зарема Мусина булуы турында хәбәр иткән идек: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/17-yashlek-ike-smer-yugalgan/


Бак дисәң, кыз үзен эзләүләре турында белә икән. Ул бәйләнешкә чыгып, минем барысы да яхшы, дип хәбәр биргән.

“КП-Уфа” корреспонденты Зарема белән сөйләшүгә ирешкән. Кыз сорауларга кырыс кына җавап биргән һәм аны полиция эзләве турында белүен әйткән. “Полиция эзли икән, шуннан нәрсә булган? Барысы да нормада бит”, – дип җавап биргән ул хәбәрчегә.

Матбугат басмасы язуынча, Зарема – ятим. Ул укыган Башкорт агросәнәгать колледжы педагоглары әйтүенчә, кыз аралашучан түгел һәм ул башлыча балалар йортында яшәгәндә дуслашкан иптәшләре белән аралаша. Шуңа Зарема нәкъ алар янына киткәндер дигән фараз бар.

Ә әлегә аны эзләү эшләре дәвам итә.


Зареманың кайда икәнлеген күрүче-белүчеләр булса, 8 (987) 092-67-55 яки 02 номерына шалтырату сорала.
Читайте нас: