23 октябрьдә Дәүләт Думасында Русиянең 2020-2022 елларга исәпләнгән федераль бюджет проектын карый башлыйлар.
Дәүләт кайсы тармакка акчаны күп бүлер? Кемнәрнең тормышы яхшырып китәр? Монысын вакыт күрсәтер. Әлегә, экспертлар фаразларына караганда, билбауны әлләни бушатасы түгел.
Илнең Финанслар министрлыгы алдагы елда инфляция 3 процентка кадәр төшәчәк, шул ук вакытта икътисад күрсәткечләре 1,9 процентка үсәчәк дип вәгъдәли. Әмма федераль бюджет чыгымнарының да шул ук 1,9 процентка, хәтта аннан да күбрәккә артуы ихтимал дигән фараз бар. Гомумән алганда, 2020 елда федераль казнаның кереме 20,4 триллион сум булса, чыгымы 19,5 триллион сумга басачак дип планлаштырыла. Белгечләр әйтүенчә, алдагы 3 елга исәпләнгән бюджет проектында, сәламәтлек саклау һәм милли икътисадны исәпкә алмаганда, саннар 2019 елгыдан әлләни аерылмый. Димәк, бүген ничек яшибез, шулай дәвам итәчәкбез дип аңларга кирәктер. Шулай да кайсыбер тармактагыларның яхшыга өмете бар. Мәсәлән, тирә-як мохитне саклау өлкәсе. Әлеге тармакка бүленәчәк чыгымнар, 2019 ел белән чагыштырганда, 77,6 процентка артырга мөмкин. Ни өчен? Сорауга түрәләр җавап бирергә ашыкмый. Аның каравы сәламәтлек саклау тармагына чыгымнарның, 38,3 процентка артып, беренче тапкыр 1 триллион сумны үтеп китүе турында тәмләп сөйлиләр. Акчаларның күбесе яңа дәваханәләр төзүгә һәм дарулар сатып алуга, медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә, яман шеш белән көрәшкә һәм башкаларга юнәлтеләчәк, диләр.
Мәгариф тармагына да финансларны арттыру күзаллана. Әмма күп түгел. Алар авыл мәктәпләрендә җылыту, су һәм канализация белән тәэмин итү мәсьәләләрен чишүгә тотылачак. Илнең Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яңа елга кадәр бар мәктәпләрдә дә җылы бәдрәфләр булдырылачак.
Бюджет өчен тагын бер мөһим карар – киләсе елда “Цифралы белем бирү мохите” федераль проектына 5 тапкырга күбрәк акча бүленәчәк. Бу мәктәп һәм вузларны компьютерлар белән тәэмин итүгә ярдәм булачак.
Ә менә федераль казнадан төбәкләрнекенә трансферт рәвешендә күчереләчәк финанс ярдәм суммасы уйга сала. Ул 2019 елныкыннан азрак булачак икән. Ә бит үзәктән өстәмә ярдәм булмаса, тәбәкләргә мәгариф һәм сәламәтлек саклауда үзләре хәл итәргә бурычлы мәсьәләләрне чишү авырга төшәчәк. Өстәвенә, Дәүләт думасы депутаты Михаил Щапов әйткәненчә, бүген төбәкләргә салым кеременең нибары 44 проценты гына кала. 10 ел элек ул 60 процент иде. “Хөкүмәттәге түрәләр акчаны ничек бүлергә икәнлеген яхшы беләбез, диләр. Әмма нәтиҗәдә 2018 елда бездә бюджет начар башкарылды: 2 триллион сум юкка чыкты, – ди ул. – Төзелеп бетми ташланган социаль объектлар – мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортларының саны – 13 мең! Бар җирдә бер үк хәл: бюджеттан акча алып, мәктәп төзи башлыйлар, ә икенче елга финанс алуга ирешәлмиләр һәм төзелеш туктый”. Аның әйтүенчә, салым кеременең яртысыннан күбесе төбәкләрдә калырга тиеш.
P.S. Ә безнең тармакка ил казнасыннан чыгымнар артырмы икән дигән кызыксыну журналистларда да бик зур. Киң мәгълүмат чараларына акча бүлү күрсәткече, 2019 ел белән чагыштырганда, 4,8 процента арткан артуын. Әмма чыгымнарның гомум суммасы буенча без түбән баскычларның берсендә торабыз. Үзебезнең идеология кирәкми, күрәсең.