Концерт номерлары белән үрелеп барган тантанада, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Тантана алдыннан гәзит- журналларга язылу да оештырылды. Әмма бәйрәмгә дип килгән кешеләрне гәзиткә язылу кызыксындырмады. Бу ике чараны бергә кушып үткәрү дөрес булмады, минемчә. Читтән карап торганда, бу 8 март бәйрәмендә Кыш бабай котлап йөргән кебегрәк килеп чыкты.