Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
3 октябрь 2019, 16:23

Чама белми сөйләсәң...

Гади халыкны мыскыллы сүзләр белән тиргәгән чиновникларны нинди җәзага тарттырдылар икән? “АиФ” гәзите шул хакта белешкән.Безнең халыкта “Ач хәлен тук белми” дигән әйтем бар. Бүгенге көндә һичкайчан булмаганча дөреслеккә туры киләдер бу сүзләр. Моның шулай булуын ел дәвамында гади халыкның намусына тигән, җәмәгатьчелектә резонанс тудырган хәлләр дә исбатлый. Сүз чиновникларның матди хәле җиңел булмаган, төрле бәла-казаларга тарыган кешеләр турында әйткән мәсхәрәле сүзләре турында.

Гади халыкны мыскыллы сүзләр белән тиргәгән чиновникларны нинди җәзага тарттырдылар икән? “АиФ” гәзите шул хакта белешкән.

Безнең халыкта “Ач хәлен тук белми” дигән әйтем бар. Бүгенге көндә һичкайчан булмаганча дөреслеккә туры киләдер бу сүзләр. Моның шулай булуын ел дәвамында гади халыкның намусына тигән, җәмәгатьчелектә резонанс тудырган хәлләр дә исбатлый. Сүз чиновникларның матди хәле җиңел булмаган, төрле бәла-казаларга тарыган кешеләр турында әйткән мәсхәрәле сүзләре турында.


Килгәннәр инде – “бичевня”...
Шундыйларның берсе – Иркутск губернаторының матбугат сәркәтибе Ирина Алашкевич быел август аенда ташкыннан зыян күргән кешеләрне “бич”лар һәм “быдло” дип атаган иде. Аның бу сүзләрен интернетка кем куйгандыр, билгесез. Әмма шул ханым әлеге вакытта икенче эшкә күчеп, яңа вазифада эш башларга җыена.

Ирина Алашкевич ил президентының ташкыннан зыян күрүчеләр белән очрашуына болайрак комментарий биргән: “Ул анда нибары ярты сәгатькә килде. Кешеләр - бичевня – килгәннәр инде, сез күрсәгез, аларның ничек киенгәнен. Берсе биек үкчәле аяк киеме кигән, кара киемдә. Аягында – ак носкилар! Җитмәсә, башындагы эшләпәсе...” Күпме генә карасам да, сүзлекләрдә һәм башка чыганакларда “быдло” сүзенең тәрҗемәсен тапмадым. Күрәсең, ханым каза күрүчеләрне “әтрәк-әләм”нәр дип әйтергә теләгәндер.

Чиновник ханымга карата хезмәт тикшерүе үткәрелгән. Ләкин ул бу язманы ялган дип атаган. Дөрес, тикшерә башлагач, экспертлар монда монтаж билгеләре барлыгын ачыклый, ләкин тавышның Алашкевичныкы булуына шик калмый.

Гади халыкның ачуына тигән бу хәл президентка барып җитә. Президент аның турында “әдәпсез кеше” диде. Ирина Алашкевич үз теләге белән эштән җибәрүләрен сорап гариза язган. Ә бүген исә матбугат чараларында аның “Иркутск өлкәсен үстерү корпорациясе”нә (КРИО) эшкә чыгарга җыенуы турында сүз чыккан.

Тагын бер мисал. Февраль аенда Брянск өлкәсендә Суземка коммуналь предприятиесе директоры Сергей Цуканов касабада яшәүчеләр белән очрашуга килгәч бер хатынга: “Мин хәзер синең “рыло”ңа чәпим, аңладыңмы?” дип җикеренә. Ул очрашуга җирле халык хакимияткә “коммунальщиклар юлларны начар тазарталар” дип зарлангач килгән. Цуканов соңыннан гафу үтенгән, үзенең тәртибен көннең авыр булуы белән аңлаткан. Һәм үз теләге белән эштән китәргә мәҗбүр булган.

“Кем сездән бала табарга сораган?”

Иваново өлкәсенең Заволжск район хакимияте башлыгы Александр Предтеченский кабул итүгә килгән Анастасия Афанасьеваны мыскыл итеп чыгарган. Ханым хакимият башлыгына ятим буларак фатир алуын, әмма андагы шартлар бәләкәй бала белән яшәрлек түгеллеге турында сөйләгән. Хакимият башлыгы хатынннан тупас итеп: “Сез, гомумән, ул баланы нигә таптыгыз соң?” - дип сораган. Бу хәл төбәк башлыгына барып җиткәч кенә чиновник телефоннан Анастасиягә шалтыратып гафу үтенгән. Һәм быел җәй отставкага киткән.

Март аенда Владимир өлкәсендә мәгариф департаменты башлыгы Ольга Беляеваның да чамаламый әйткән сүзләре эшеннән китү белән тәмамлангандыр дисәк, бу юлы ялгышабыз. Ул һаман да үз вазифасында утыра. Чиновник ханым кече классларда укучылар өчен бушлай иртәнге ашны бетерү турында фикерен әйтеп болай дигән: “Мәктәптә балаларның туклануын оештыру – әти-әниләр эше”.


Бер карасаң, сүзләрендә мыскыллау да юк кебек, әмма аның фикере күпләрнең ачуна тиде. Өлкә губернаторы Владимир Сипягин Беляевадан сүзләренә аңлатма бирүен таләп иткәч, чиновник ханым “бу оговорка” дип акланган.

Мондый мисалларны байтак китерергә булыр иде. Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты директоры Ольга Глацких Кировградта яшьләр белән очрашуда бөтенләй чамасын онытып: “Дәүләт яшьләргә, гомумән, бер нәрсә дә тиеш түгел” дип әйтеп салды. Һәм: “Сезгә әти-әниләрегез тиеш. Дәүләт сездән бала табарга сорамады” дип өстәде.


Бу сүзләре өчен Глацкихка выговор биргәннәр. Тагын да берникадәр вакыттан соң чиновник ханым җитәкләгән департаментны бетергәннәр, ә губернатор яңа структурага Глацкихны чакырмаган. Ә апрель аенда Ольга Глацких Екатеринбургта спорт сарае директоры урынбасары вазифасын биләде. Август аенда шунда ук художество гимнастикасы буенча мәктәп ачкан.

“Макарошка белән кефирга яшәп була ул...”

Ә моннан бер ел элек “адәм баласына нормаль туклану өчен аена 3,5 мең сум җитә” дигән сүзләре белән күпләрне шок хәлендә калдырган Наталья Соколова турында нәрсә әйтергә? Саратов өлкәсенең Хезмәт һәм миграция министры вазифасын биләгән кеше шулай дип әйтергә тиеш идеме соң?! “Макарошкалар да, кефир да кыйбат түгел, яшәргә була” дип исбатларга тырышкан министр ханымны, әлбәттә, отставкага җибәрделәр. Соңыннан Соколованың 2013 елдан алып бюджеттан ел саен 200 мең сум күләмендә матди ярдәм алып яшәве ачыклана....

Хәтерегездә булса, БР башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Сибай мэры Рөстәм Афзаловны халыкка карата тупас әйтелгән сүзләре өчен тәнкыйтьләде. Республика башлыгы беркемнең дә кешеләрне кимсетергә һәм мыскылларга хакы юклыгын ассызыклады. “Афзаловның гафу үтенү сүзләре ышандырырлык яңгырамады”, - диде һәм Сибай халкы алдында шәхсән үзе гафу үтенде.

Күптән түгел Дәүләт Думасына яңа закон проекты керткәннәр. Мыскыллаучы сүзләр әйткән өчен вазифа биләүчеләргә 500 мең сумнан алып 3 млн.га кадәр штраф салырга тәкъдим итәләр. Әгәр инде чиновник кулларына ирек тә бирсә, аны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әмма экспертлар депутатларның бу закон проектын хуплавына шикләнә.

Ничек кенә булмасын, югары вазифа биләгән чиновникларның гади халыкка карата әйтелгән мыскыллаучы сүзләре өчен җәзага тарттыру булырга тиештер ул. Нинди формада, нинди күләмдә – монысын әйтергә алынмыйм. Әмма без барыбыз да демократик илдә яшибез. Һәркем эшләгән эш-гамәле, әйткән сүзе өчен җавап тотарга тиеш. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Читайте нас: