Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 сентябрь 2019, 11:27

Акылга сыймый бу

Дисней мультфильмының нәрсәгә нигезләнеп төшерелгәнен белгәч, чәчләр үрә торды.

Дисней мультфильмының нәрсәгә нигезләнеп төшерелгәнен белгәч, чәчләр үрә торды.


2007 елда АКШның зәңгәр экраннарына Walt Disney компаниясенең күпсерияле “Финес һәм Ферб” мультфильмы чыкты. 2010 елда ул Русиягә керде һәм бик тиз популярлык казанды. Тугыз ел дәвамында мультсериал геройлары ике туган Финес һәм Ферб тормышта булмаган әйберләр төзеп, сәер хәлләр тудыра. Аларның кылыкларын фашларга тырышкан апалары Кэндис берничек тә әниләрен ышандыра алмый. Шул хәл көлдерә дә инде кечкенә тамашачыларны.


Финес һәм Ферб – чын кешеләрнең прототиплары. Мультфильмдагы сәер вакыйгаларның да барысы да булган. Тик чын тормышта түгел, ә шизофрения белән авыру апаларының уенда. Шуңа күрә әнисе кызга беркачан да ышанмый. 15 яшьлек Кэндис үз-үзенә кул салган. Әмма якты дөнья белән хушлашканчы ул туганнары белән булган бөтен хәлләрне көндәлегенә язып калдырган.


... Ә бүген бөтен дөнья балалары мөкиббән китеп шизофрения белән авыру кызның “хыял җимешләре”н карап утыра.
Читайте нас: