Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 сентябрь 2019, 02:53

Тулунда каза күрүчеләрне "быдло" дип мыскыллаган түрә ни хәлдә?

Кешеләрне кимсетүгә юл куйган чиновник кире үз эшенә кайтырмы?

Иркутск өлкәсе хөкүмәтенең һәм губернаторының матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Алашкевичның Тулун шәһәрендә яшәүчеләргә карата әйткән сүзләрен кимсетү дип билгеләделәр.

Аның бу сүзләре РФ Президенты Владимир Путинга да барып җитте һәм ил башлыгы: “Әгәр ул чынлап та су басудан зыян күргән кешеләр турында шулай әйткән булса, димәк, тәртипсез, әхлаксыз кеше”, - дигән иде.
Владимир Путин Иркутск өлкәсенә барыр алдыннан чиновник ханым Тулун шәһәрендә яшәүчеләрне “быдло” дип атый һәм “ике сыйныф укыганнар кебек киенгәннәр” ди.
Путин Иркутск өлкәсенең губернаторы Сергей Левченкога бу хәл уңаеннан карар кабул итәргә кушты. Тикшерү барышында үткәрелгән экспертиза чиновник ханымның сүзләрен монтажлау билгеләре бар, дигән нәтиҗә ясаган, әмма яңадан өстәмә тикшерү үткәрергә кирәк дигәннәр. Әлеге вакытта Алашкевичны ялда диләр. Эшенә кире кайтырмы-юкмы, ул бу сорауга җавап бирмәгән. РФ Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков аны яңадан эшенә чыкса, бик күп сораулар туачак, дип белдергән.
Читайте нас: