Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
13 сентябрь 2019, 02:52

Радий Хәбиров мәгариф министрына эштән куу белән янады

Ул ваемсыз түрәләрне җәзага тарттырырга кушты.

Быелгы уку елында мәктәпләрдә инвалид балаларны бушлай ашату системасына үзгәрешләр кертелде.


Бушлай туклану өчен балалардан психологик-медик-педагогик комиссия үтүләре турындагы белешмә таләп ителә. Әлеге белешмәне алу өчен комиссияләрдә су буйлык чиратлар хасил булган. Кемнең белешмәсе юк – ул бушлай тукланучылар исемлегенә кертелми. Шул сәбәпле шикәр диабеты белән чирләүче, начар ишетүче һәм начар күрүче балалар яңа уку елының берничә көнендә бушлай төшке аштан мәхрүм калган. Аптыраган ата-аналар шикаятьләр яза башлаган, дип хәбәр итте бүгенге “Мәгариф сәгатендә” Башкортстан Башлыгы хакимиятенең тышкы коммуникацияләр буенча идарә җитәкчесе Елена Прочаковская.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров балаларга мондый мөнәсәбәт өчен Мәгариф министрлыгын, хөкүмәт әгъзаларын һәм Уфа хакимиятен шелтәләде. Ул ваемсыз түрәләрне җәзага тарттырырга кушты. “Сез нәрсә кыланасыз? Аз булса да йөрәгегез бармы? Мин монда утыручыларның барысына да күп тапкырлар әйттем: инвалид балаларга кагылышлы һәр нәрсә минем өчен аерым әһәмияткә ия. Мин сезнең барыгызга да шелтә белдерәм. Бүгенге хәлдән соң тагын бер шикаять булса – башка урында эш эзләячәксез, мәктәпкә укытучы булып барырсыз”, – диде Радий Фәрит улы республиканың мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хажинга мөрәҗәгать итеп.

Ул әлеге вакыйгага кысылышы булган башка түрәләрне дә шелтәләп: “Миңа сезнең белән ничек эшләргә? Шушы мәсьәләне дә чишә алмагансыз”, – диде. Һәм башкача мондый хәл булмасын дип бик каты кисәтте.
Читайте нас: