Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 сентябрь 2019, 03:03

Ерак Көнчыгышта хәлләр ничек?

Владимир Путин: “Бүгенге көнгә Ерак Көнчыгышта демографик ситуация хәвефле булып кала”, - дип белдерде.

Ерак Көнчыгышны үстерү проблемасы буенча 4 сентябрьдә Дәүләт Советында үткән утырыштагы чыгышында Русия президенты Владимир Путин: “Бүгенге көнгә Ерак Көнчыгышта демографик ситуация хәвефле булып кала”, - дип белдерде.

Колыма башлыгы төбәктә халык саны кимүен коточкыч дип белдерде.

Русия лидеры ассызыклавынча, Ерак Көнчыгышка кешеләр күчеп килү арта, ләкин бу гына төбәктән китүчеләр санын каплый алмый.

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: Ерак Көнчыгыш федераль округында миграция кәефе шактый көчле, моның сәбәбләре – хезмәт хакларының түбән, ә тормыш итүнең кыйммәт булуында. Биредә яшәүчеләрнең 44 проценты үзләренең яшәү урынын үзгәртергә теләве хакында белдерә.
Читайте нас: