Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 август 2019, 20:01

Үзләре теләп тәмугка керәләр

2019 елның беренче яртысында Башкортстанда кискен химик матдәләр белән агулану сәбәпле 343 кеше үлгән!

2019 елның беренче яртысында Башкортстанда кискен химик матдәләр белән агулану сәбәпле 343 кеше үлгән!
Менә шулай, химик этиологияле сыекчалар эчү сәбәпле, ярты елда Башкортстан 343 кешесен югалткан. Эчеп агуланып үлүчеләр Стәрлетамак, Дүртөйле, Октябрьский, Бәләбәй, Туймазы, Күмертау, Баймак, Сибай, Уфа шәһәрләрендә, Уфа, Стәрлебаш, Тәтешле, Авыргазы, Калтасы, Туймазы, Стәрлетамак һәм Дүртөйле районнарында күп булган.
Башкортстан кешеләре этил спирты (88,2%), суррогат хәмер (3,7%), метанол һәм метил спирты (3,3%) эчеп харап була.
Былтыр бу корбаннар саны 212 тәшкил иткән. Уфада (21), Стәрлетамакта (8), Күмертауда (5), Белорет, Бәләбәй, Салават, Яңавылда (өчәр кеше) Баймак, Бөре, Мәләвез, Нефтекамада (икешәр), Ишембай, Октябрьский, Сибай, Туймазыда (берәр кеше); Кырмыскалыда (6), Уфа, Нуриманда (дүртәр), Авыргазы, Калтасыда (өчәр), Белорет, Благовещен, Дүртөйле, Ярмәкәй, Иглин, Краснокама, Стәрлетамак, Шаранда (икешәр), Әлшәй, Архангель, Аскын, Бәләбәй, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Ишембай, Караидел, Күгәрчен, Куергазы, Кушнарен, Салават, Стәрлебаш, Тәтешле, Туймазы, Федоровка, Чишмәдә (берәр очрак) теркәлгән.
Хәмер белән балалар агуланган очраклар да бар.
Стәрлетамакта 8 – 14 яшьлек биш бала, Бөредә –1, Нефтекамада – 1, Мишкәдә дә бер бала агуланган. Алар барысы да унөч яшьтә.
Бу саннардан чәчләрең үрә тормаслыкмы?
Болар барысы да БР башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның быел хәмергә каршы игълан ителгән кампаниясе дәвам иткән чорда теркәлгән бит.
Үзләре теләп тәмугка керәләр. Ә аларны да бит кайчандыр аналары тулгак газаплары кичереп тудырган...
Читайте нас: