Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 август 2019, 16:29

Эшкә эчеп килмәдеңме?

Эш бирүчеләр хезмәткәрләрен хәмер куллануга тикшерә башларга мөмкиннәр.

Эш бирүчеләр предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләрен хәмер куллануга тикшерә башларга мөмкиннәр. Бу турыда “Известия” гәзите хәбәр итте.
Әлеге тәкъдим белән “Эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту" программасы кысаларында Саулык саклау министрлыгы чыккан. Ведомство бу алым белән хезмәт урыннарындагы каза күрү очракларын киметеп булачак дип ышана.
Тест үткәрү өчен алкостерларны кулланырлар, мөгаен.
Болардан тыш программа корпоративларны хәмерсез үткәрүгә күчүне дә күз уңында тота. Алар аракының бәйрәмнең төп өлеше булмавын күрсәтергә уйлыйлар.
17 августта Саулык саклау министрлыгы эш бирүчеләргә штраф һәм дәртләндерү чаралары ярдәмендә эш урыннарында тәмәке тарту белән көрәшергә дә тәкъдим итте.
Читайте нас: