Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
7 август 2019, 15:11

Ашыгыч ярдәм ашыга...

Шулай итеп, күптән сөйләнелгән, күп бәхәсләр, шау-шу уяткан мәсьәләгә нокта куелды.

Шулай итеп, күптән сөйләнелгән, күп бәхәсләр, шау-шу уяткан мәсьәләгә нокта куелды. РФ Президенты Владимир Путин административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турындагы карарга кул куйды. Аңа ярашлы, 6 августтан водительләргә яңа штрафлар үз көченә керә. Әйтик, ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсәң – праваң белән хушлашырга туры килмәгәе: 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр штрафтан тыш транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан өч айдан алып бер елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет рәисе Дмитрий Морозов бу законга үз фикерен белдерде. “Бу документны ике ел карадык, - диде ул. – Нәтиҗәдә, юристлар, җәмәгатьчелек, табиблар һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар арасында бер фикергә килә алдык. Иң мөһиме – профилактик гамәлләр. Күп кешенең хәтта бу закон турында ишетеп белүе дә аларны дөрес адым ясарга этәрер дигән өмет бар. Әгәр син табибның нинди эш белән шөгыльләнүен аңламыйсың икән, үзеңнең кырыс җәза алачагыңны истә тотарга кирәк”.
Читайте нас: