Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 август 2019, 19:03

Көмешкә куганда шартлап күккә очканнар

Өйдә көмешкә мичкәсе шартлагач, песи тәрәзәдән чыгып оча, ирле-хатынлы идәнгә егыла, фатирлары яна башлый. Ярый әле балалары өйдә булмый.

Бу коточкыч хәл быел апрель аенда Екатеринбургта булган. Юстиция полковнигы 42 яшьлек Егор Медведевскийның фатирында көмешкә аппаратлары шартлап, үзе һәм хатыны пешүдән зур тән җәрәхәтләре алалар.

Кызганчка каршы, хатыны Анастасиянең хәле яхшырмый - ул август башында сепсистан үлә.

Алар яшәгән күпкатлы йортта көчле шартлау тавышы ишетелгәч, күршеләре куркышып, тышка йөгереп чыкканнар. Бу вакытта инде аларның тәрәзәләреннән кара ялкын чыгып, һавага күтәрелгән. Шартлау шул кадәр көчле булган ки, хәтта песиләре тәрәзәдән җиргә чыгып очкан. Ут чорнап алган фатирдан ир белән хатынны көч-хәл белән алып чыгып, дәваханәгә озаталар. Хокук органнарында эшләгәнгәме, баштагы мәлдә бу бәла көмешкә мичкәсе аркасында килеп чыкканын әйтмиләр, фатирда газ шартлаган дигән хәбәр тарала. Ләкин күпкатлы йортларда плитәләр электрга көйләнгән, шулай итеп, бу фаразлары чынга ашмый. Тикшерү эшләре тәмамлангач, төп сәбәбе ачыклана: көмешкә куган вакытта гаилә хәвефсезлек чараларын үтәмәгән. Мичкәдә күп күләмдә газ җыелган һәм ул шартлаган.
Читайте нас: