Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
1 август 2019, 14:09

Бал хакы кыйммәтләнерме?

Бал кортлары үлүгә сылтанып, татлы продуктның бәясен арттырып сатарга тырышучылар булмый калмас, мөгаен.

Дистәгә якын районда бал кортлары күпләп кырылу сәбәпле, быел республикада бал җитештерү күләме, үткән еллардагыдан аз булачак. Фаразлар буенча, ул 1,5 процентка төшәчәк. Әмма бу гына бал дефицитына китермәячәк дип тынычландыра Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фазрахманов.
Аның сүзләренчә, республикада бүгенге көнгә 2,74 мең баш умартаның үлүе билгеле. Бу – бал җитештерү күләме якынча 70-90 тоннага кимергә мөмкин дигән сүз. Елына 6 мең тонна бал җитештергән республика өчен бу әлләни зур сан түгел, диләр. Шулай да акчага әйләндергәндә, зыян суммасы 32,4 миллион сум белән бәяләнә.
Бал күләме кимү аның бәясе күтәрелүгә китерерме дигән сорау борчый бүген бал сатып алырга җыенучыларны. Бөҗәкләр үлүгә сылтанып, татлы продуктның бәясен арттырып сатарга тырышучылар булмый калмас, мөгаен. Әмма иң мөһиме – сыйфатлы бал урынына ялганын сатып алмаска. Бүген югары сыйфатлы балның бер килограммы өчен билгеләнгән гадел хак – 360 сум дип ачыклык кертте Илшат Фазрахманов.
Читайте нас: