Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 июль 2019, 16:57

Сезгә ничә квитанция килә?

Депутатлар безне ай саен килә торган кочак-кочак квитанцияләрдән котылдырмакчы бит әле. Ниятләре килеп чыгар микән?

Дәүләт Думасында Торак кодексына ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне бер квитанциядә бастырып чыгару хакында төзәтмә керткәннәр. Аларны исәпләү үзәкләре төзеп җибәрәчәк.
«Гражданнарның күбесе торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләү үзәгеннән гомум түләү квитанциясе ала инде. Ә кайсыбер фатир хуҗалары элеккечә төрле поставщиклардан килгән 7-10 квитанция буенча түләргә мәҗбүр. Бу хәл уңайсызлыклардан бигрәк хаталарга да китерә әле”, - ди Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ буенча комитет рәисе урынбасары Павел Качкаев.
Кулланучылар күптөрле түләү кәгазьләрендә аларның шәхси мәгълүматлары, фатир мәйданы, яшәүчеләр саны хаталы дип зарлана. Кешеләргә “икеләтә” түләүләр килү очраклары да аз түгел.
Ул түләү кәгазьләрен бастыру һәм китереп бирү бәясе – аерым мәсьәлә. Бер түләү документын бастыру 10-15 сумга баса, китереп биргән өчен тагы 6-8 сум өстәлә. 10ар түләү документы алганда шушы хезмәтләр генә аена 120 сумга басуы мөмкин. Бердәм документка күчкәндә чыгымнар кыскарырга тиеш.
“Закон проектында түләү документының исеме “бердәм”нән “берләштерелгән”гә үзгәрер, мөгаен, – дип дәвам итә депутат. - Исәпләү үзәкләре бүген һәр төбәктә эшли, ләкин аларның эшчәнлеге һаман да федераль дәрәҗәдә беркетелмәгән. Торак Кодексының 155 маддәсенә төзәтмәләр аларны легальләштерә.
Әйткәндәй, йорт поставщиклар белән турыдан-туры түләүләр системасына күчкән хәлдә дә, берләштерелгән документ кулланып була.
Һәр хезмәт турында (янында) үзенең штрих-коды язылган гомум түләү кәгазьләре тәҗрибәсе кайсыбер төбәкләрдә бар инде, димәк, түләүләр конкрет поставщик исәбенә барып җитә. Әйткәндәй, безнең киләсе адым – ил буенча бердәм түләү кәгазе эшләп чыгару. Бүген андый түләү кәгазенең Төзелеш министрлыгы эшләп чыгарган формасы бар, ләкин ул тәкъдим ителгән генә. Нәтиҗәдә квитанцияләрдә нәрсә телиләр – шуны бастыралар, кайсыбер “платёжка”ларда берни аңларлык түгел”.
Берләштерелгән түләү документы хаталы түләү кәгазьләреннән азат итәрме соң?
“Шикләнәм. Исәпләү үзәкләре дә күп хаталар ясый, - ди Ленинград өлкәсенең ТКХ буенча Җәмәгать контроле үзәге җиткәчесе Сергей Худяев. – Берничә ел элек безнең өлкәдә шушындый система кертелгәндә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен кисәк кенә авыллар, зур район үзәкләре бурычлы була иде. Компьютер программасы ялгыша иде яисә кешеләрнең льготаларын исәпләми иде. Әлбәттә, вакыт үтү белән хаталар бетерелде, ләкин гади кешеләрнең күпме күз яшьләре түгелде икән дә никадәр нервлары таушалды икән? Халык һушларын югалтканчы чиратларда тора иде... Бердәм түләү кәгазен бөтен ил өчен мәҗбүри эшләргә кирәкмидер дип уйлыйм. Кайдадыр ул бик отышлы вариант булып саналса, кайсыдыр төбәкләрдә ул бөтенләй кирәкми дип уйлыйм”.
Читайте нас: