Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
25 июль 2019, 16:34

Йортларда урнашкан кибетләрдә хәмер сату туктатылырмы?

“Айнык Русия” проекты мәгълүматларына ярашлы, торак йортларда урнашкан хәмер сату урыннарында күләгәдәге акча әйләнеше елына 700 млрд сум тәшкил итә.

“Айнык Русия” проекты мәгълүматларына ярашлы, торак йортларда урнашкан хәмер сату урыннарында күләгәдәге акча әйләнеше елына 700 млрд сум тәшкил итә. Шул ук вакытта рюмкалап хәмер һәм сыра сатучы лавкалар аркасында икътисад ел саен 3 триллион акча югалта дип атала.Мондый бизнесның үзенең акча әйләнешендәге бер сумга дәүләт һәм җәмгыять эш яшендәгеләрнең үлемгә дучар булуы, медицина ярдәме чыгымнары, җинаятьчелек үсүе, көнкүреш конфликтлары сәбәпле 5 сумын югалта. Экспертлар белдерүенчә, 2015 елда ил буенча мондый кибетләр 76 мең булса, хәзер аларның саны 95 меңгә кадәр җиткән. Ә бит илнең күпчелек халкы мондый лавкалар эшчәнлеген тискәре бәяли.Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Брюн исерткеч эчемлекләрне торак йортлардан ерак арада урнашкан махсус кибетләрдә сатарга тәкъдим итте. Тик ул тормышка ашырылырмы, вакыт күрсәтер.
Читайте нас: