Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 июль 2019, 04:03

Сыра – алкогольме, түгелме?

Сыраны исерткеч эчемлек дип исәпләргә кирәкми дигән тәкъдим бар.

Илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сыраны алкоголь дип исәпләргә кирәкми дип тәкъдим иткән иде.
Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко бу тәкъдимгә каршы чыкты. “Ил президенты Владимир Путин безнең өчен төп максат – кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, үстерү диде. Сәнәгать министрлыгының тәкъдиме оятсыз, әдәпсез рәвештә моңа каршы бара”, – дип, каты дәгъвасын белдерде илнең элекке баш санитар табибы.
“Сыра исерткеч эчемлек дип исәпләнми икән, әйдәгез, аны мәктәп буфетларында сатыйк, балалар бакчаларында компот урынына бирик. Бу тәкъдимне кертүчеләр – кабәхәт кешеләр. Аларның исем-шәрифләрен белгәч, ил халкына карата нәфрәт өчен судка бирәчәкмен”, – дип вәгъдә итте Онищенко.
Депутат әйтүенчә, 2011 елга кадәр, әлеге эчемлекне алкогольгә тиңләгәнче, сыра алкоголизмы илдә беренче урында барган. Наркологларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге дә алар булган.
Читайте нас: