Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Ситдиков 2013 елда Русия президенты Владимир Путинның указы буенча фатир белән бүләкләнгән. Ветеран, торакны хосусыйлаштырып, оныгы исеменә яздырган, ә үзе анда яшәү хокукына ия булып кына калган.
Берникадәр вакыттан соң кияве бу фатирны сатарга теләгән һәм, карт риза булмагач, бик нык ачуланышканнар. Алар арасында килеп туган низаг хәтта сугышуга кадәр барып җиткән.
Карт кыйнаганы өчен кияүне судка биргән. Гаеплене 440 сәгатьлек холык төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.
Үзенә карата мондый мөнәсәбәтне күреп, бабай дәүләт бүләк иткән фатирын оныкларыннан кире алырга булган, әмма суд аның үтенечен кире каккан. Чөнки бабай торакны оныгына үз ихтыяры белән бүләк иткән, ә үзенә ул фатирда яшәү хокукы бар дип аңлатканнар. Шуңа күрә, хәзер закон буенча бу фатир оныгыныкы, ә үзең үлгәнче шунда яшә, бабай, дигәннәр.