Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
17 июль 2019, 14:12

Бал кортлары ник үлгән?

Башкортстанда бал кортларының ни сәбәпле кырылуы билгеле булды.

Быел республиканың дистәгә якын районында умартачылар бал кортлары күпләп үлүгә зарландылар.
Умарталыкларга якын булган басуларны химикатлар белән эшкәртү нәтиҗәсе бу дигән фаразлар йөрде. Әмма моны исбатларга кирәк иде. Шуңа бөҗәкләрнең үләтләрен тикшерүгә алдылар. Һәм шушы көннәрдә нәтиҗәләр билгеле булды. Бак дисәң, бал кортларының кырылуына “Лямбда-цигалотрин” һәм “Эсфенвалерат” исемле агулы химикатлар сәбәпче булган.
Атап әйткәндә, Стәрлетамак районыннан Саратовның ветеринар лабораториясенә тикшерүгә юнәлтелгән кортларның үләтләрендә әлеге химик препаратларның эзләре ачыкланган. “Инструкциядә язылганнарны үтәгәндә, әлеге препаратлар бал кортлары өчен хәвефле түгел, – ди Россельхознадзорның төбәк идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ришат Котлымәтов. – Басуларны эшкәртүгә биш көн кала умартачыларны искәртергә, химикатларны төнге вакытта, җил булмаганда сиптерергә һәм эшкәрткәннән соң ике көн кортларны умартадан чыгармаска кирәк иде. Әмма боларның берсе дә эшләнмәгән, күрәсең”.
“Лямбда-цигалотрин” һәм “Эсфенвалерат” препаратлары пиретроид классына карый һәм үсемлекләрдә 20дән 30 көнгә кадәр саклана. Алар бал кортларына нерв-паралитик һәм эчәкләргә йогынты ясарга мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге инсектицидлар Кытайда җитештерелгән булган.
Читайте нас: