Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 июль 2019, 16:01

Шикәр хакы төшкән, диләр. Дөресме бу?

Шулай да була икән дип, тел шартлатырлык хәбәр.

Кайнатмалар чоры булган кызу җәй өстендә шикәр хакы очсызланган! Шулай да була икән дип тел шартлатырлык.
Шикәр җитештерүчеләр берлеге мәгълүматлары буенча, шикәрне күпләп сатып алу хакы ил буенча, узган елның ноябре белән чагыштырганда, 27,5 процентка төшкән. Былтыр ел ахырында күпләп сату базарында шикәрнең 1 килограммы 37 сум булган. Берлек башлыгы Андрей Бодин да, июнь аенда шикәрнең очсызлануы сәер хәл ди. Билгеле булуынча, шикәр тармагында сезон август аеннан башлана һәм алдагы елның җәенә кадәр дәвам итә. Сезон ахырында, саклауга киткән чыгымнарны каплату исәбеннән, хакларны арттыра башлыйлар. Шуңа, гадәттә, июньдә шикәр бәясе үсә. 2016 елда татлы ризыкның 1 килосы уртача 45,1 сум торган иде, 2018 елда ул 32,8 сум булды.
Күпләп сату хаклары төшкәч, берәмләп сату бәясе дә төшәдер кебек. Шулай да соңгысы әллә ни сизелми, диләр. Быел, ел башыннан алып, шикәрнең килограммы нибары 3,79 сумга арзанайган һәм июньдә ул 43,19 сум булган. Әмма, ни гаҗәп, бу сумма узган елның июне белән чагыштырганда кыйммәтрәк килеп чыга. Узган ел июньдә берәмләп сату базарында 1 килограмм шикәр 41,29 сум торган.
Менә шуннан соң ышан инде хаклар төшкән дигән сүзләргә...
Читайте нас: