Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 июль 2019, 17:07

Бөҗәк ашый башларбызмы?

Планета халкының дүрттән бер өлеше бөҗәк ашый. Без дә ашый башларбызмы икән?

2050 елга планетада халык саны 9,7 млрд. кешегә җитәчәк. Шул сәбәпле бүгенге белән чагыштырганда азыкка мохтаҗлык та ике тапкырга артачак.
Киләчәктә итне бөҗәкләр алыштырачак. Италия галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Беренчедән, аларда аксым, антиоксидант һәм кеше организмына файдалы башка матдәләр күп. Frontiers in Nutrition журналы белдерүенчә, кыр чикерткәсендә, күбәләк кортында һәм күбәләкләрдә зәйтүн маендагыга караганда антиоксидантлар берничә тапкырга күбрәк. Ә икенчедән, тикшеренүчеләр атмосферадагы бөтен парник газларының 15 %ы терлекчелек аркасында хасил була дип белдерә. Җир шарында халык саны арткан саен иткә сорау да арта. Димәк, маллар күбрәк асралачак. Ә бу үз чиратында, глобаль җылынуның бер факторына әйләнәчәк, дип кисәтә галимнәр.
“Планета халкының дүрттән бер өлеше бөҗәк ашый. Алар аксымга, майлы кислоталарга, минералларга һәм витаминнарга бай”, – дип яза алар.
Безне әзерли торалар күрәсең...
Читайте нас: