Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 июль 2019, 14:46

Баланың йөзе танырлык түгел

"Бала авыр хәлдә. Ихатаңнан умарталарны башка урынга күчер дигән үтенечләребезне күршеләр инкарь итә. Бер чара да күрми, җитмәсә, умарталар санын елдан-ел арттыра – быел 40ка җиткән..."

Бу хәл Дуван районының Каракүл авылында була. Шунда яшәүче Ксения социаль челтәрләр аша төбәк җитәкчесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ксения сүзләренчә, аның туганының 8 яшьлек баласын 10 июль көнне күршесенең бал кортлары чаккан. Ксения күршесенең умарталарын хәвефле арада тотуына зарлана.
“Бала авыр хәлдә. Ихатаңнан умарталарны башка урынга күчер дигән үтенечләребезне күршеләр инкарь итә. Бер чара да күрми, җитмәсә, умарталар санын елдан-ел арттыра – быел 40ка җиткән. Авыл советы хакимияте дә күршеләрнең умарталары турындагы мөрәҗәгатьләребезне игътибарга алмый”, - дигән Ксения һәм мөрәҗәгате янында корт чаккан 8 яшьлек кызның фотосын да куйган.
Бал корты чаккач, бала көчле аллергия реакциясенә дучар булган, табиблар ярдәме таләп ителгән.
“Әлбәттә, бу юл куярлык хәл түгел. Дуван районы хакимияте белән берлектә ачыклаячакбыз, моңа берникадәр вакыт кирәк”, - дип җаваплаган БР башлыгы хакимиятенең социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре буенча эш төркем хезмәткәре.
Шулай шул, бал кортының чагуын дәва дисәләр дә, күпләрдә ул аллергиягә сәбәпче була. Ә бит аллергия шогыннан үлеп китүчеләр дә бар, Ходай үзе сакласын.
Читайте нас: