Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 июль 2019, 11:22

Эсседә бюстгальтер кияргәме, юкмы?

Шулай да сорау туа! Урамга чыкканда, кунакка барганда – кеше арасында бюстгальтер кияргәме, әллә бу хәлгә күз йомарга да ярыймы?

Элек безнең илдә бюстгальтерсыз йөрү практикасы булмаган. Әмма заманалар үзгәрә – туташлар һәм яшь ханымнар, җәмгыятьтә озак еллар дәвамында сакланган фикерләргә кул селтәп, урамга лифчиксыз чыга башлады. Ханымнарның күбесе өйдә, чит карашлар булмаганда гына, эчке киемсез йөрергә базнат итсә, соңгы вакытларда алар да кыюланды. Модницаларның күбесе дөнья күләмендә билгеле булган популяр актрисаларга, җырчыларга, модельләргә охшап, алар үрнәгенә иярергә омтыла.
Шулай да сорау туа! Урамга чыкканда, кунакка барганда – кеше арасында бюстгальтер кияргәме, әллә бу хәлгә күз йомарга да ярыймы? Табибларның бу җәһәттән бер төрле генә фикере юк.
Шулай да аларның күпчелеге “күкрәкләрне травмалардан саклау өчен бюсгальтер иң уңайлысы” ди. Стилистлар исә “көндәлек тормышта гел генә кимәсәләр дә була, әмма тантаналы чараларга барганда кию кирәк” дигән фикерне җиткерә. Шулай булгач, бу сорауга һәркем үзе җавап бирә инде.
Ә без, мөселман туташлары һәм ханымнары, ничек кенә булмасын, әдәп кагыйдәләрен сакларга тиешбездер, шулай бит?
Читайте нас: