Барлык яңалыклар

Табигатьнең саташуымы бу?

Яки климатның үзгәрүе нәрсәгә китереп җиткерер?

Табигатьнең көйсез кыз сыман, сәгатенә өчәр төрлегә әйләнеп китүенә күнегеп барабыз дисәк тә, дөрес сүзләр түгелдер ул. Күнегелми. Менә генә утыз градус эсселектән әлсерәп, эх, бер йотым җиләс һава суларга дип утырабыз. Икенче көнне дә шулай ук эссе булыр дип ышандыралар. Ә иртәгәсен, бар кешене шаккатырып, таңнан суык җил исә, температура да унөч градуска төшкән, җитмәсә, пыскаклап яңгыр ява. Ничек кенә ява әле! Хәзер бит яңгыры да без балачакта ләззәтләнеп үскән яңгыр түгел – бер яуса, туктый белми. Бер атналык норманы бер көндә китерә дә коя. Менә китә су басулар, зыян күрүләр, зарланулар. Ә галимнәрнең бу хәлләргә җавабы бер – глобаль җылыну нәтиҗәсе дип аңлаталар. Планетаның бер өлешендә аномаль эсселек булуы икенче өлешендә көчле, давыллы яңгырлар китереп чыгара, диләр.
Күптән түгел генә Иркутск өлкәсендәге табигать казасыннан соң Красноярск краеның Канск шәһәрендә дә, көчле яңгырлар явып үтү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Шәһәр башлыгы Андрей Береснев китергән саннардан: 117 дача участогы, 59 йорт яны территориясе су астында калган, 59 кеше эвакуациягә риза булган.
Мәкаләмне яза башлагач, шушы хәлләрне видеога төшереп, интернетка куйган язмаларны карап чыктым. Менә Черемушки авылы. Урта яшьләрдәге ханым бакчасында түтәл арасына баскан да елап тора: “20 минут эчендә бакча су астында калды... Монда хәзер нәрсә үссен...”
Иркутск өлкәсендәге хәлләрне телевизор аша күзәтеп, йөрәкләр жу итеп утырдык. 50ләгән торак пунктында яшәүчеләр йортсыз-җирсез калды бит. Бигрәк тә Тулун районы зыян күргән. Су басу нәтиҗәсендә 120 йорт юкка чыккан, 4000 каралты су астында калган. Төбәкнең 751 кешесе зыян күргән. 153 кеше дәваханәгә озатылган. 14 кеше һәлак булган.
29 июнь көнне Иркутск өлкәсенә Владимир Путин килде. Ил башлыгы килеп туган хәл уңаеннан киңәшмә үткәрде һәм, озакка сузмыйча, зыян күрүчеләргә акчалата түләүләр бирә башларга кушты.
Дүшәмбедә Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча хөкүмәт комиссиясе җитәкчесе Виталий Мутко премьер Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә күпме кешенең, күпме хуҗалыкның зыян күрүен, ничә кешенең һәлак булуы турында әйтте.
– Кешеләр тораксыз, иң кирәкле әйберләрсез, документларсыз калды. Кешеләргә таяныч күрсәтергә, оператив эш итәргә кирәк, – диде Хөкүмәт рәисе. – Хәзер һава торышын фаразлаулар катлаулы, төрле, шуңа күрә бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү белән оператив шөгыльләнергә кирәк.
Экспертлар әйтүенчә, төбәктә күпләп урманнарны кисү дә көчле су басуларга китерергә мөмкин икән. Димәк, адәм баласы табигатькә чамасыз, тупас кысылырга тиеш түгел дигән фикер дөрес булып чыга?
***
Табигатьнең мондый гаҗәп хәлләре дөнья күләмендә күзәтелә. Мәсәлән, Мехикодан төньяккарак урнашкан биш миллион халыклы Гвадалахара шәһәренең алты районы калын кар астында калган. Кинәт кар ява башлаганда шәһәрдә 30 градус эсселек булган. 200ләп йорт, бик күп машиналарга зыян килгән. Шәһәр губернаторы бу хәлне “гадәттән тыш вакыйга” дип атаган. “Без климатта глобаль үзгәрешләр чыннан да бара микәнни дип аптырыйбыз. Мондый хәлне күргән юк иде әле”, – дип белдергән губернатор.
Чыннан да, үткән атна тагын бер мәртәбә климатта җитди үзгәрешләр баруын күрсәтте. Метеорологлар алдагы атналарда да Европа илләрендә аномаль эсселек көтелә – Испаниядән алып Швейцариягә кадәр һава температурасы 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин дип фараз итә. Белгечләр бу эсселекне Сахарадан таба килүче көчле җил белән бәйли.
Парижда эсселек хакимлек итә – ул 34 градуска җиткән һәм тагын да артуын дәвам итә. Ә Франциянең мәгариф министрлыгы бу атна азагына кадәр имтиханнар буенча барлык сессияләрне туктаткан. Коммерцияле булмаган оешма активистлары башкала урамнарында йортлары, фатирлары булмаганнарга салкын су таратуны оештырган.
Италиянең үзәк һәм төньяк өлешендә, Римдә, Флоренция, Милан һәм Туринда да 37-40 градус эсселек күзәтелә. Хәтта җәйге айларда һава температурасы уртача гына була торган Скандинавия илләренә дә эсселекнең килеп җитүе бар: Дания белән Швециядә бу атнада температура 30га җитәргә мөмкин дип фараз итәләр.
Ә менә Германиянең көньягында эре боз явып үткән. Күп машиналарның тәрәзәләре ватылган, бина түбәләре һәм витриналар зыянланган. Автомобилистлар әйтүенчә, кайсыбер боз кисәкләре теннис тупчыгы зурлыгында булган.
Шушы хәлләрнең барысын да күреп, анализлап торган экспертлар барысы бертавыштан кисәтә – глобаль җылыну белән көрәшүгә карамастан, аномаль эсселек Европа илләрен ешрак чолгап алачак. Моңа кадәр Европада озайлы челлә 2003 елда теркәлгән: ул вакытта югары һава температурасы аркасында килеп чыккан чирләрдән 20 меңләп кеше үлгән.
Климат үзгәрүне ерактан күзәтәсе юк – үзебезнең Башкортстанда да һава торышы көн эчендә әллә ничәгә алышынырга мөмкин. Мәсәлән, май аенда ук 28-30 градус эссе булганлыктан, кешеләр су коенырга, кызынырга елга буйларына ашыкты. Ә әле, июльдә, суытты һәм яңгырларга китте. Урал аръягында, киресенчә, корылык – бар нәрсә көйрәп ята.
Әйткәндәй, июнь ахырында республиканың берничә районында эре боз яуган. Аңа кадәр дә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны көчле җил, яңгырлар һәм, ихтимал, боз да буласын кисәткән иде. Авыргазы һәм Бишбүләк районында яшәүчеләр ишек алларында, бакчаларда яткан эре боз кисәкләрен фотога төшереп алганнар.
Росгидромет прогнозы буенча, Башкортстанда җәйнең икенче аенда уртача температура күп еллык уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә булачак. Уфа өчен норма – көндез 25,5, төнен 13,5 градус тәшкил итә.
Гисметео да үз фаразларын бирә: июльдә Башкортстанда һава торышының капма-каршылыклы булуы көтелә. Бу атнада урыны белән көчле яңгырлар явып үтте. Әлеге ялларда, хәтта алдагы атналарда да яңгыр яву ихтималы саклана.
Кояшлы, коры көннәр әллә ни күп булмас, ахыры. Алдагы көннәрдә һава температурасы 21-25 градус тәшкил итәчәк. 15 июльдән төбәктә һава температурасының 13-17 градуска түбәнәюе мөмкин. Гомумән, синоптиклар ай азагына кадәр һәр көнне диярлек яңгырлар вәгъдә итә.
Читайте нас: