Барлык яңалыклар

Хатын-кызлар үлеменең сәбәпләре ачыкланды

Сәламәтлек саклау министрлыгы илдәге хатын-кызларның күбрәк нинди сәбәпләр аркасында үлүләре турында хәбәр итте.

Шушы көннәрдә генә Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы илдәге хатын-кызларның күбрәк нинди сәбәпләр аркасында үлүләре турында хәбәр итте.
Аңа ярашлы, Русиядә эш яшендәге һәр дүртенче диярлек хатын-кыз төрле шешләрдән (23,8 процент) вафат була. Шулкадәр үк гүзәл зат кан әйләнеше системасы чирләреннән (22,9 процент) үлә. Әлеге күңелсез исемлектә өченче урынны тышкы сәбәпләр (19,2 процент) алып тора.
Эш яшендәге хатын-кызларның үлем коэффициенты 100 мең кешегә 209,4 кеше тәшкил итә (бу 2017 елга алынган мәгълүмат, яңараклары юк). 2016 ел белән чагыштырганда күрсәткеч 6,9 процентка төшкән.
Хезмәт яшендәгеләрнең иң күп вафат булуы Тыва, Чукотка һәм Кемерово өлкәсендә теркәлгән. Ә иң аз үлүчеләр саны – Ингушетия, Дагыстан, Чечен республикасында.
Читайте нас: