Барлык яңалыклар

Голливуд йолдызлары дип торам!

Әгәр илдә һәм әйләнә-тирәңдәге соңгы яңалыклардан хәбәрдар буласың килсә, телевизор кара, радио тыңла, гәзит укы һәм... ватсап белән дус бул икән!

Әгәр илдә һәм әйләнә-тирәңдәге соңгы яңалыклардан хәбәрдар буласың килсә, телевизор кара, радио тыңла, гәзит укы һәм... ватсап белән дус бул икән! Соңгысында танышлар, дуслар рәхәтләнеп көләрлек, кәеф күтәрерлек кызык-мызыгын да, чиновникларның кайвакыт без, гади халык, аңламаган әйтемнәрен дә, хәерле иртәләр, тыныч төннәр теләүче открыткаларын да җибәреп кенә торалар. Укып кына өлгер!
Видеоязмалар аерым игътибарга лаек. Араларында самимиләре дә, гыйбрәт алырлыклары да бар. Менә күптән түгел танышым бер видеоязма салган. Аны караганнан соң башта ни аптырарга, ни гаҗәпләнергә, ни сокланырга белмәдем. Хисләр йомгагым чуалды дисәм дә буладыр.
Хәл-вакыйганың республика җирлегендә бара. Язманың арткы фонында – мәчет. Алда – чыгарылыш сыйныфы кызлары һәм егетләре яхшы-яхшы машиналарда – араларында джиплар да бар – килеп туктый. Машинаның арткы ишегеннән Канн фестиваленә барырга җыенган йолдызлар кебек безнең кызлар чыга. Күренеп тора, туташлар кичәгә ныклап әзерләнгән: аяк йөзеннән купшы күлмәкләр, биек үкчәле туфлиләр, кулда – модалы клатч, кайсыберләренең зәвыклы прическасы өстендә – таҗлар. Бизәнгәннәр, төзәнгәннәр – күрәсең, берсенең дә башкалар арасында ким буласы килмәгәндер.
Ике купшыкайны култыклап алган костюмлы егет кызларны кызыл келәм түшәлгән юлдан бинага алып кереп китә. Бу хәлне күреп, күзәтеп торган тамашачылар - кызлар-егетләрнең бәхетле әти-әниләре, туганнары, дусларыдыр. Алар машинадан төшкән һәр кызны һәм егетне урысча “котлыйбыз! котлыйбыз!” дип кул чабулар белән каршылый...
Уйга калдым. Мул косметика катламы артында үз яшьләреннән зуррак күренгән бу кызлар, үзләрен тормышта күпне күргән ир-атлар кебегрәк тотарга, һәрхәлдә, шулайрак атларга тырышкан бу егетләр белән моннан 25-30 ел элек мәктәпне тәмамлаган кызлар-егетләр арасында аерма – җир белән күк аермасы.
Хәзер заманалар, тормыш кыйммәтләре икенчерәк, килешәм. Яшьләр әти-әниләренең аларны кичәгә чуктай киендерергә мөмкинлеге барлыгы-юклыгы белән һәрвакытта да кызыксынамы? Белүемчә, юк. Әллә балалар берсен-берсе уздырып, купшырак киенергә омтылып, ата-анадан шуны таләп итәләрме? Соңгылары алмас иде, баласы елый, таләп итә.
Әллә ата-аналарның балаларны очындыруымы, шаштырумы? Алларына кызыл келәм җәеп, “менә, балам, синең барлык тормышың шулай йомшак келәмнән баргандай үтсен” дип теләүләреме?
Һәрхәлдә, мин видеоязмадагы бу кадәр шаштыруны хупламадым. Башкалар, бәлки, башкача уйлыйдыр.
Читайте нас: